Мәчетләргә нык кытлык кичергән Мәскәүдә, ниһаять, мәсьәләне чишү юлларын таба баралар. 30 августта үткән гает намазы Русия башкаласының 4 мәчетендә генә түгел, ә тарихта беренче тапкыр мәчеттән тыш урында — «Сокольники» паркында урнашкан павильонда да укылды. Русия Үзәк Диния нәзарәтенең Мәскәү мөфтияте оештырган бу чара киләсе зур бәйрәм намазларында да, аерым алганда, Корбан гаетендә дә оештырылыр дип көтелә. Шулай ук Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов җирле хакимиятнең мәчетләр салу мәсьәләсен аңлый дип белдерде.
Бәйрәм намазына 1000 -1500 халык җыелды. Мөселманнар үзләрен уңайлы хис итсен өчен павильон урынында Суриядә эшләнгән махсус камыш келәмнәр җәелгән, мөнбәр һәм 500 машиналык парк булдырылган иде. Мөселманнарның чагыштырмача аз катнашуы бәйрәм чарасының беренче тапкыр һәм мөселманнар өчен гадәти булмаган урында үткәрелүен телгә алсалар, икенче яктан, бәйрәмгә ныклы реклам булмавы да моңа җирлек тудырган.
Мөфти: «Шәригать рөхсәт итә»
Иң элек татар телендә, аннан рус телендә дәвам иткән вәгазьдә мөфти Әлбир хәзрәт Крганов бәйрәм намазы мәчетләрдән тыш башка урыннарда да укылуы шәригать ягыннан рөхсәт ителүен билгеләп үтте. Ул Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисен: «Мөселманнар өчен бөтен җир йөзе мәчет санала», — дип мисал китерде.
15 ел эшләмәгәнне, 1 ел эчендә эшләү
Моңарчы Мәскәү мөселман өммәте бәйрәм намазларын асфальтта, тратуар, трамвай юлларында укыды. Әле агымдагы елның башында гына оешкан Мәскәү мөфтияте бу проблемны берникадәр чишү юлын гамәлдә тәкъдим итте. Моны күзәтүчеләр 15 ел эчендә бер мәчет сала алмаган җирле мөфтият (Русия Аурупа өлеше Диния нәзарәте. — А.Ш.) белән чагыштырганда, Русия Үзәк Диния нәзарәтенең мөселманнар белән актив эшли башлавын күрсәтә. Мөфти Крганов белдергәнчә, Корбан гаете намазы да «Сокольники» паркында үткәрелер дип ниятләнә.
Мәскәүдә Үзәк мәчетендә соңгы бәйрәм намазы укылды
Шул ук вакытта Мәскәү Үзәк мәчетендә мөселманнар соңгы бәйрәм намазын кылгандыр, мөгаен. Күп кенә мәгълүматлар буенча, тиздән мәчетне сүтеп, аның урынына яңаны кормакчы булалар. 100 еллык татар мәчетен 2005 елда Мәскәү, Татарстан һәм башка ярдәмнәр хакына төзекләндерү эшен башкарган булсалар да, шушы көннәрдә аны сүтеп атмакчылар. Һәм бу 15 ел эчендә бер мәчет тә сала алмаган Равил Гайнетдин башкара. Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татар һәм Русия мөселман җәмәгатьчелеге бу хәбәрне зур тетрәнү белән кабул итте. «Татар заманы» тиздән татар җәмәгатьчелегенең, аерым алганда, Мәскәү, Казан тавышын ишеттерәчәк.
«Татар заманы»