31 август көнне Эушта авылы мәктәбендә «Рушания» исемле 26нчы муниципаль китапханә ачу тантанасы узды.
Муниципаль мәгълүмати китапханә системасы директоры Александр Карауш сүзләренә краганда, китапханәдә татар телендә бакчачылык, терлекчелек, декоратив иҗат һ.б турында махсус әдәбият тәкъдим ителәчәк, чөнки Эушта авылы халкының күп өлешен татарлар тәшкил итә. Китаплар махсус шушы китапханә өчен Казаннан кайтарылачак.
Шушы чара кысаларында авылда буккросинг һәм милли ашлар белән чәй эчү дә оештырылды. Кунаклар өчен «Китапханәгә языл» акциясе эшләде. Бәйрәмдә катнашучылар Томскиның барлык китапханә системасы филиалларында да кулланып була торган укучы билетына ия булдылар, дип хәбәр итә ТВ2 яңалыклар агентлыгы.