Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлау мөрәҗәгате юллады. Ураза тоткан һәр мөселман рухи яктан пакълану, игелек һәм рәхим-шәфкать кылу мөмкинлеге ала. Мәңгелек һәм какшамас әлеге рухи сыйфатларга карап гамәл йөртү кешеләрдә киләчәккә якты ышаныч уята, аларны үзара аңлашып яшәргә этәрә, диелә Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә.
Гасырлар дәвамында башка дин әһелләре белән аңлашып яшәгән Татарстан мөселманнарына сабырлыкка, иминлеккә омтылу һәм бер-береңне кайгыртып яшәү хас. Киләчәктә дә Исламның миһербанлык һәм игелек кебек асыл кыйммәтләрен саклап, алга таба да күпмилләтле республикабызны ныгытуга һәм үстерүгә лаеклы өлеш кертерсез, гражданнар, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгытуга ярдәм итәрсез, дип ышанам.
Ураза бәйрәме якты өметләр, күңелләребезгә бәхет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан җылысы, шатлык һәм муллык бүләк итсен.
Дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм бәрәкәт телим!
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов