Быел, Рамазан ае тәмамлану белән, мөселманнар 30 август көнне бәйрәм итә. Аны халык Ураза гаете дип атап йөртә. Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Бу мохтаҗларның Гает намазына тамагын туйдырып, бәйрәм итеп барсын өчен эшләнә.
Быел фитр сәдакасының күләме 50-300 сум күләмендә билгеләнгән. Шулай итеп мөселманнар арасында социаль тигезлек урнаштырыла.
Зәкәт түләү мәсьәләсенә килгәндә, быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен билгеле бер сумма) күләме 116 200 сум дип билгеләнгән. Бер ел куланылмый торган 116 200 сум акчаң булса, зәкәт итеп аның кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процентын түләргә кирәк.
Зәкәт фәкыйрьләргә, бернәрсәсе дә булмаган мескеннәргә, бурычы булганнарга, үз иленә кайтып җитү өчен акча кирәк булган юлчыларга, хаҗда һәм белем алу юлында булып, акчасы беткәннәргә бирелә.
«Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Карт-карчыкларны тынычландырып, шуны әйтәсе килә: әгәр өйдә җыелган акчалар, кассада сакланганы 116200 сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел», — диде дин әһелләре.
Зәкәтне иң беренче бертуган ир һәм кыз туганнарыңа, аннан соң аларның балаларына; әтиең һәм әниең ягыннан булган кыз һәм ир туганнарга; калган туганнарга; күршеләргә; үз районың фәкыйрьләренә; аннан соң гына шәһәр фәкыйрьләренә бирергә кирәк.
«Татар — Информ»