Әлмәт шәһәренең Бигәш мәчетендә балалар өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Әлеге кичәгә ураза тотучы өлкәннәр белән бергә бала-чагалар да җыйналды, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Мәчет территориясендәге чатырлар эчендә татлы ризыклардан өстәлләр әзерләнгән иде.
- Мәчеттә көн саен ифтар кичләре үткәрелә, — ди Разыйф хәзрәт Фәтхуллин.
Аның сүзләренә караганда, балаларны ата-аналар белән бергә җыю нияте юктан гына бар булмаган. Мәчеткә элек тә балаларын ияртеп килүчеләр булган, әмма бу хәл массачыл характерда күзәтелмәгән. Шуңа күрә Разыйф хәзрәт балаларга да табын әзерләтергә кирәк дигән фикергә килгән. Шунлык белән ифтар мәҗлесләре биредә гаилә бәйрәменә әйләнгән.