2011 Авг 29
26 август көнне Саба районының Керәнне авылы клубында ерак буыннардан килгән борынгы хәзинәбез мөнәҗәтләрне дәү әтиләрдән, әниләрдән оныкларга ишеттереп, аларны юкка чыгудан саклап калу, мөнәҗәтләр аша яшьләрдә ата-ана хакы, туган илгә мәхәббәт төшенчәләрен тирәнәйтеп, миһербанлык, кешелеклелек, гаделлек тәрбиясен дәвам иттерү максатыннан мөнәҗәтләр кичәсе үткәрелде. Кичәгә Рәсимә апа Бәдриева чакырылган иде. Ул балаларга үзенең мөнәҗәтләрен көйләде. Балалар биргән сорауларга җаваплар бирде. Аннары балаларыбызның өйрәнгән мөнәҗәтләре яңгырады. Бигрәк тә Ахунова Айгөл, Галимуллина Алисә һәм Фәйзрахманова Фәридә мөнәҗәтләре балаларга бик ошады. Кичә ахырында Рәсимә апа: «Балалар, әйдәгез, якыннарыбызга, әти-әниләребезгә, өлкәннәребезгә, бер-беребезгә елмаеп, матур итеп эндәшик, мәрхәмәтле булыйк. Бер-беребезгә авыр сүз әйтүдән, сакланыйк! Яраламыйк күңелләрне, йөрәкләрне! »Җәннәт ачкычы- ата-ана аяк астында»,-диләр бит. Әти-әниләрнең исән чакта кадерләрен белеп, хөрмәтләп яшик, бер-беребезнең күңелен табып, яхшы сүзләр генә әйтеп, дус-тату яшәргә тырышыйк!», дип балаларыбызга киңәшләрен, теләкләрен белдерде.