Мамадыш. совхозының икенче бүлекчәсе, хәзер халык телендә «Яшел тау» дип аталган кечкенә генә авылда гомер кичерүче эшмәкәр Фәнис хәзрәт Миңнеханов — игътибарга лаек шәхес.
Фәнис хәзрәт умартаны ачып җибәрде дә: «Сөбханалла!» — дип куйды. Бакча буйлап тыз-быз очкан бал кортларын, битлек-халат кигән килеш, өйалды ишегеннән шүрләп күзәтеп торсам да, бу сүздән соң умарта эченә бакмый булдыра алмадым. 14 рам кояшта гәрәбәдәй ялтыраган бал белән мөлдерәп тулган. Кәрәздәге бал кортларын әрекмән яфрагы белән генә сыпырып куып, хәзрәт рамнарны махсус тартмага сала башлады. 5-6сы умартада бал кортларына кала икән. Кәрәздәге мөһерне зур үткен пычагы белән җәһәт кенә кисеп атып, бал аертып та күрсәтте. Җитезлегенә күз иярми. Шулай, бал кортларының үзләреннән дә җитез хәрәкәт итмәсәң, яшь бала карагандай карамасаң, бу 100 баш умартага ничек күз-колак булмак кирәк! «Коръәннең «Нәхел» (Бал корты) сүрәсенең 69нчы аятендә әйтелгәнчә: Аллаһ күрсәткән юллар буйлап очып, кешеләр өчен шифа булырлык төрле төстәге ширбәт җыюда — бу эшләрдә уйлый белгәннәр өчен бөек гыйбадәтләр-дәлилләр бардыр. Умартачылык — безнең нәселнең хәләл кәсебе, гыйбадәте. Ни тырышсам да, әтинең рекордына җитә алганым юк әле!»- ди Фәнис хәзрәт. «Яшелтау» умартачысы Шакирҗан Миңнеханов — 1989 елда җиде тонна уңыш алып, 100 баш корт анасы сатып, республикага танылган кеше. Терекөмештәй әнисе Нәсимәнең кушаматы да — «корт анасы». Хәзрәтнең 14 һәм 11 яшьлек уллары Дәнис белән Рәмис тә әтиләре янында бөтереләләр, «татлы эш»нең хикмәтен өйрәнеп үсәләр. Мамадыш, Чаллы, Казанда клиентлары ел саен зарыгып көтеп тора бит бисмиллалы балны.
...Тәкъдир дигәннәре хак: унынчыдан соң умартачылыкка укыган Фәнис Чаллыга китә. "КамАЗ"га слесарь булып эшкә керә, өйләнеп җибәрә. Шәһәрдә 14 ел яшәгәннән соң, язмыш аларны авылга кайтара. Көзге бозлавык гаиләгә олы кайгы алып килә: ике нарасыен бер атага калдырып, хатыны Фәния автоһәлакәттә вафат була. «Сабырлыклар, түземлекләр биргән Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт: ул вакытларны авыр төш итеп кенә искә алам. Бишектә имчәк бала елый, 4 яшьлек Дәнисем: «Әни кая, әни кайттымы әле, әни кирәк!»- дигән сүзләре белән үзәкләремне өзә. Намаз укыганда яныма утырттым да, ахирәт дөньясына киткән әнисенең рухына, дога өмет итүче башка әрвахларга да дога кылырга өйрәттем. «Син аларга шулай ярдәм итә аласың»,- дидем. Ул үсә төшкәч, энекәшенә аңлатты. Улларым бишвакыт намазларын калдырмый, инде тугызынчы ел шулай яшибез. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән узган ел хаҗ гамәле кылырга, Кара ташка да орынып кайтырга насыйп булды»,- дип сөйли хәзрәт. Аны 2007 елда имам итеп сайлыйлар. Бергәләп намаз укырга озак урын таба алмый йөргәннән соң мәчетне ... үз өендә ача. Җомга саен авыл картлары аның залына җыела хәзер. Авылның рухи үсешенә зур көч куя ул. «Узган ел авыл клубында азан әйтү бәйгесе үткәрелде. Әбиләр, апалар, ап-ак яулыкларын ябып, матур киемнәрен киеп, олы бәйрәмгә җыелгандай килделәр. Бер-берсен уздырып, бәет, мөнәҗәт әйттеләр, дога укыдылар.... Шаккаттык!»- ди Керәшен Пакшины муниципаль авыл җирлеге башлыгы Газинур Әскәров. Анда Фәнис хәзрәт үзе иганәче булган, кичәдә актив катнашучыларга Коръән китаплары, бүләкләр өләшкән. Яшерен-батырын түгел — «Яшелтау» — килмешәкләр авылы. Мәскәү әмере белән оешкан «Разумовский» совхозында дуңгызчылык нык алга китә. Хезмәт хакы түләүләре турында ишетеп, тирә-күрше авылларда таякка эшләүчеләр бирегә агыла. Ул вакытта никадәр генә гөрләсә дә, ясалма совхозның гомере озын булмый. Хәзер биредә 70 хуҗалыкта 238 кеше яши. Яртысы - татар, яртысы - урыс. Ни христианнарның, ни мөселманнарның зиратлары юк. Вафат булучыларны һәркем үз авылына алып кайтып күмә. Авылның ир-атлары чыгып китеп эшли: Чита, Архангельск, Сочига ук барып җиттеләр инде. Бәхетне хәләл кәсеп белән шөгыльләнеп, туган җирдә табарга кирәген гамәлләре, вәгазьләре белән аңлатырга омтыла Фәнис хәзрәт. Аңа мәхәлләсе белән алга таба да ислам динен куәтләп, изге гамәлләр кылып яшәргә, Аллаһы Тәгаләнең сынауларын уңышлы узарга язсын, бәхет- шатлыклар гына юлдаш булсын, дип яза musulman.su