Екатеринбурда беренче тапкыр Рамазан чатыры ачылды

Екатеринбурда беренче тапкыр Рамазан чатыры ачылды. Ул ифтар вакытында гына түгел,ә көне буе эшли. Анда Татарстан һәм Башкортстан көннәре дә уза. Екатеринбурда Рамазан чатыры ураза бетәргә ун

БӘЙЛЕ
2011 Авг 29

Екатеринбурда беренче тапкыр Рамазан чатыры ачылды. Ул ифтар вакытында гына түгел,ә көне буе эшли. Анда Татарстан һәм Башкортстан көннәре дә уза.

Екатеринбурда Рамазан чатыры ураза бетәргә ун көн калгач ачылды. Бу эшне шәһәрдәге яшь татар мөселманнары башлап йөргән һәм аеруча Урал татарлар конгрессының идарә әгъзасы булган яшь имам Руслан хәзрәт Нурмәмбәтов тырышлыгы зур булган.

Әлбәттә, әлеге чатырны ясау һәм аны тоту өчен шактый чыгымнар таләп ителә. Чатырны ясау өчен тимерләр алу һәм аларны эретеп-ябыштыру кебек эшләргә генә дә 300 мең сум тотылган.

Урал татарлар конгрессының идарә рәисе Фәвия Сафиуллина сүзләренчә, чыгымнарны «Төрек һава юллары» ширкәте һәм Үзбәкстанның «Dew Nexia» ширкәте диллерлары каплый. Шул ук вакытта Екатеринбурның Чкалов район хакимияте бу эшкә бик уңай карап, оештыруда ярдәм күрсәткән.

«Чатыр Химмаш микрорайонындагы мәчет тирәсендә урнашкан. Аны 100-120 кеше сыярлык итеп ак тукыма белән ябып бик матур итеп эшләделәр. Хәтта эченә төрле гөлләр утырттылар, шулай ук экран да урнаштырылды. Килгән кунаклар ислам дине, Рамазан ае һәм төрле почмакларда яшәүче мөселманнарның аны ничек уздырулары турында видеороликлар карый ала», ди Фәвия ханым.

Рамазан чатыры кичке ифтар вакытында гына түгел, ә көндездән үк эшли башлый һәм мөселман егетләре анда халыкка аңлату эшләре алып бара. Шулай ук балалар өчен төрле уеннар, ярышлар оештырыла, дип яза Азатлык.

«Һәрбер көн ниндидер темага багышланган. Монда Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Таҗикстан, Үзбәкстан көннәре бар. Ифтарга да төрле халык ашлары тәкъдим ителә. Моннан тыш, ислам икътисады көннәрендә белгечләр әлеге темага кагышлы аңлатма эшләре алып бара», ди Сафиуллина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе