30 август көнне Казанда Ярминкә мәйданында Шәһәр көнен бәйрәм итү уңаеннан транспорт чаралары хәрәкәтен туктату планлаштырыла:
29 август көнне 22 сәгатьтән Уң як Болак һәм Сул як Болак урамнары буенча;
29 август көнне 24 сәгатьтән Ярминкә мәйданының уң ягы буенча (Кремльгә якынрак);
30 август көнне 16 сәгатьтән Ярминкә мәйднының ике ягы буенча да, чаралар тәмамланганчы.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә үзәкне әйләнеп узу өчен үз маршрутларын алдан уйлап эш итәргә киңәш итә.
Әлеге чараларда катнашырга теләгән Казан халкына җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш ителә, дип хәбәр итә Казанның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәте.