2011 елның 24 августында Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Кайбыч район үзәгендә булып кайтты. Биредә ул район имамнары, мәхәллә халкы, район администрациясе башлыгы белән очрашты. Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов вәгазь укыганнан соң, ифтар мәҗлесе үтте.
Очрашуда шулай ук Татарстанның көньяк-көнбатыш регионы казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, шулай ук Төркиядән килгән ике имам-мөхтәсиб тә катнаштылар.
Мөфти илдус хәзрәт Фәйзов Кайбыч администрациясе башлыгы Җәүдәт Гаффаровка район администрациясе катнашлыгында узган мондый мәҗлесләрне традициягә керетп җибәрүе өчен рәхмәтен җиткерде.
ТҖ МДН