Әлмәт муниципаль районының Габдрахман авылында Әлмәт кулланучылар җәмгыяте ветераннары, Габдрахман һәм әлеге торак пунктка якын урнашкан авыл өлкәннәре өчен хәйрия ашы — Ифтар үткәрелде, дип хәбәр итә «Әлмәт таңнары» газетасы.
Ифтар мәҗлесе әлеге җәмгыять җитәкчесе Җәлил Насретдинов инициативасы астында узган. Авыз ачу «Татнефть» ААҖ көче белән икенче сулыш өрелүче авыл ашханәсендә оештырылган. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, кулланучылар җәмгыяте өлкәннәрне һәрчак игътибар үзәгендә тота, ел әйләнәсендә төп бәйрәмнәрдә аларны төрле авылларда, зур залларда, табын артына җыеп хөрмәтли, игътибар үрнәкләре күрсәтә.