Р.Миңнеханов Казанның инвалид балаларны тернәкләндерү үзәгендә булды

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Зорге урамында урнашкан физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне

БӘЙЛЕ
2011 Авг 25

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Зорге урамында урнашкан физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә булды.

Республика башлыгы тернәкләндерү үзәгенең эше белән танышты, бүлмәләрне карады, ата-аналар белән аралашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар физиотерапевтика, логопед, сенсор, тернәкләндерү һәм башка бүлмәләрне карады.

Залларның берсендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар кунакларга Белем көне уңаеннан әзерләнгән зур булмаган тамаша күрсәтте. Татарстан Президенты беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды. Аннары Рөстәм Миңнеханов өлкән сыйныф укучылары шөгыльләнә торган компьютер сыйныфын карады, республика башлыгы алардан Интернетның сыйфаты һәм тизлеге белән кызыксынды.

Учреждение директоры Зөлфә Әминова тернәкләндерү үзәгенең мөмкинлекләре хакында сөйләде.

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин киңәйтелгән функцияле яңа үзәк — Республика инвалидларны комплекслы тернәкләндерү фәнни-гамәли үзәген төзү концепциясен тәкъдим итте.

Мондый үзәкне булдыруның максаты — социаль гарантияләрнең билгеләнгән дәрәҗәсен тәэмин итү, инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һөнәри, социаль, психологик тернәкләндерүдә ярдәм итүне үз эченә алган тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү.

Рөстәм Миңнеханов төзелеш планы, эскизлар һәм башкалар белән танышты.

Республика башлыгын ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һәм башкалар озатып йөрде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе