ТР да инвалидларны комплекслы төстә тернәкләндерү буенча фәнни-гамәли үзәк булдыру планлаштырыла

Казанның Зорге урамында урнашкан физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында ТР да инвалидларны комплекслы төстә

БӘЙЛЕ
2011 Авг 24

Казанның Зорге урамында урнашкан физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында ТР да инвалидларны комплекслы төстә тернәкләндерү буенча фәнни-гамәли үзәк булдыру планлаштырыла. Казанның физик мөмкинлекләре чикле булган затлар өчен барлык тернәкләндерү үзәкләрен дә бер бинага туплау бурычы тора. Бүген бу хакта журналистларга ТР Социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министры Айрат Шәфигуллин бәян итте.

Кызганычка каршы, әлеге бинаны сафка бастыру процессы инде 15 елга кадәр сузылган. Айрат Шәфигуллин әйтүенчә, бу бик җитди проект һәм ул күләмле акчалар таләп итә. «Бу проектка 1995 нче елда ук нигез салынган иде, хәзер без иганәчеләр ярдәменә таянып, аны тормышка ашырырыга ниятлибез», — ди министр. Аның сүзләреннән аңлашылганча, иганәчеләрдән акча җыю буенча махсус фонд булдырылган. Татарстан белгечләре моның өчен махсус Израиль, Голландия тәҗрибәсен өйрәнгән. «Фонд тарафыннан акча җыю шактый уңышлы алып барыла, иганәчеләр вәгъдәләрен үтәсә, үзәк бер ел эчендә дә төзелеп бетәргә мөмкин», — дип белдерде Айрат Шәфигуллин.

«Бу бинага башкаладагы барлык тернәкләндерү үзәкләрен дә туплый алсак яхшы булыр иде, чөнки бүгенге көндә гарип балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре Казанның төрле почмакларында балалар бакчалары биналарында эшли. Үзәктә инвалидларны тернәкләндерү буенча яңа инновацияле ысулларны эшкә җигү белән дә тирәнтен шөгыльләнү мөмкинлеге туар иде, балалар бакчаларын да бушата алыр идек», — дип министр проектның әһәмиятенә басым ясады. Айрат Шәфигуллин хәбәр итүенчә, 1995 нче елда бу проект төзелешенә 75 миллион сум каралган булса, хәзер исә төзелеш эшләренә генә 170 миллион сум акча таләп ителә. Биредә 225 гарип бала һәм яшүсмергә һәм 250 олы инвалидка урыннар булдыру планлаштырыла, дип яза «Татар-Информ».

Сүз уңаеннан. ТР Министрлар Кабинетының 2010 нчы елның 31 нче декабрендә рәсмиләштерелгән Карары нигезендә, 2011-2013 елларга Татарстан Республикасында инвалидларның инвалидлашуы һәм аларның тернәкләнүе системасы үсеше концепциясе расланган иде. Аны гамәлгә ашыру кысаларында инвалидларны тернәкләндерү буенча өч дәрәҗәле система (республика, районара, территориаль) формалаштыру каралган. Республика дәрәҗәсендә Татарстан Республикасында инвалидларны комплекслы төстә тернәкләндерү буенча фәнни-гамәли үзәк булдыру планлаштырылган. Аның максаты — физик мөмкинлекләре чикле затларга һәм инвалидларга югары дәрәҗәдә һөнәри, социаль, психологик ярдәм күрсәтүне тәэмин итү. Үзәкнең гомуми мәйданы 11 мең квадрат метрдан гыйбарәт.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе