Ифтар-марафон XI. Копенгаген, Дания

Копенгаген мәчетләрендә намаз сафлары шахмат тактасы шикелле аклы-каралы: монда кара тәнле, калын иренле иммигрантлар да бар, ислам динен кабул иткән сары чәчле, зәңгәр күзле Даниялеләр

БӘЙЛЕ
2011 Авг 23

Копенгаген мәчетләрендә намаз сафлары шахмат тактасы шикелле аклы-каралы: монда кара тәнле, калын иренле иммигрантлар да бар, ислам динен кабул иткән сары чәчле, зәңгәр күзле Даниялеләр дә юк түгел. Шәһәрнең кайбер районнары инде үзенең Көнбатыш йөзен югалтып килә: биредә һәр чат саен диярлек мәчет, гарәп-төрек рестораннары урнашкан, олы супермаркетларда кассада хиҗаплы туташлар утыра. Шулай да монда туган яки күчеп килеп, дистәләгән еллар дәвамында биредә яшәгән иммигрантлар, Дания ватандашы дип саналса да, алар үзләрен һаман кунак итеп хис итәләр — Дания җәмгыятенең аларны кабул итәсе килми.

Иң элек, бер гарәп-скандинав ифтары тарихын сөйлим сезгә. Мостафа белән Мөхәммәд мине Копенгаген урамнарының берсендә мәчет адресын сораган җирдән авыз ачырга чакырып киттеләр. Мостафа тамырлары белән Мороккодан. Ата-анасы Даниягә күченеп килгән, үзе 1979нчы елда Копенгагенда туган. Бер бүлмәле кечкенә фатирда үзе генә торса да, гарәп традициясе буенча дистәләгән төрле, искиткич тәмле ризыклар әзерләгән. Әлбәттә, ул бит Копенгаген университетында укып, ашчы белгечлеген алып чыккан. Карыннарны туйдыргач, дөнья мәшәкатьләре, тормыш сикәлтәләре турында гәп корабыз.

Мостафа (Mostafa Elkhomsi) инде дистәләгән ел кесәсендә Дания паспортын йөртсә дә, үз халкына хас булган үзенчәлекләрен, гарәп кунакчыллыгын, күңел йомшаклыгын җуйдырмаган. Скандинавия халкының суык канлылыгы аңарга сеңмәгән. Мөхәммәд белән алар гел гарәпчә генә сөйләшәр, гәрчә датча Даниялеләр кадәр белсәләр дә. Моңа бәлки алар торган районның үзенчәлеге сәбәпче булгандыр. «Норребро» кварталлары Копенгагенда иммигрантлар учагы буларак дан тота. Чыннан да, монда дөньяның төрле почмакларыннан килгән кеше бар. Кибетләрдәге язулар датча белән беррәттән, гарәп, төрек, фарсы телләрендә язылган. Билгеле, Даниядә без белгән олы, манаралы мәчетләр төзү рөхсәт ителми. Шуңа да карамастан, мөселман иммигрантлары төрле складлар, фабрикалар өчен каралган биналарны сатып алып, аларны мәчеткә әйләндерәләр. Норреброның да һәр чатында диярлек бер бәйтулла тора. Мөхәммәд белән Мостафа һәр бер намазга шуларга йөреп, милләттәшләре белән күрешәләр, үз телләрендә аралашалар, туган яктагы хәбәрләр белән уртаклашалар…

«Мин тиздән өйләнәм бит!», — шатлыгы белән уртаклаша Мостафа. Ләкин аның кәләшенең Даниягә киләсе килми. Мостафа үзе дә моңа каршы түгел — ул ниһаять туган ягына күченеп кайтачак. Ничә еллар буе Копенгагенда яшәсә дә, мондагы тормыштан, яшәү шартларыннан, 4 мең евролык хезмәт хакыннан күпме генә кәнагәть булмаса да, туган туфрак аны магнит кебек тартып тора.

Мөхәммәд исә бу якларны бөтенләй үз итми. «Минем балаларым монда яши, шул сәбәпле генә мин монда буталып йөрим», — ди ул. Үзе халыкара сәүдә белән дә шөгыльләнә — Мароккодан Даниягә һәм Даниядән Мароккого төрле кирәк-яраклар ташый. Машина белән юл 3 тәүлек вакыт ала.

Татарстан белән дә нык кызыксындылар Копенгаген гарәпләре. Google Earth картасыннан Кремльга карасаң, Кол Шәриф мәчетеннән Сөембикә манарасына юнәлгән дүрт манаралы олы шәүләне күрәсең. Бу манзара гарәп егетләрен дә хәйран калдырды. Тиздән безнең якларга килеп чыгарга вәгъдә биреп, Марокколы Даниялеләр, ә бәлки Данияле Марокколылар мине озаттылар. Мостафа, минем киләсе авыз ачу вакыты Копенгаген-Амстердам поездында туры киләчәген белеп, берничә килограммлык ризык пакеты әзерләп куйган.

«Шимбә көнне төнге сәгать бердә машинада ислам кабул иттем»

… «Вакф» Дания мөселман җәмгыятенең мәчетендә тәравих намазы. Кара тәнле иммигрантлар белән бер сафта сары чәчле, зәңгәр күзле Копенгаген егете дә сәҗдәгә китергә тора. Муса (Мартин) Кронхольт (Martin Kronholt) инде унике ел элек Ислам динен кабул иткән. «Без Россия илчелеге каршында сезнең якларда яшәгән Ситдикова фамилияле сеңлебезгә теләктәшлек демонстрациясен уздырган идек. Аны полиция кулга алып, мәхкәмә астына биргән иде», — ди егет, минем Татарстаннан килгәнне белгәч.

«Студент елларым, төшенкелеккә бирелеп, тормышымнан йөз чөереп, кыйбламны табалмыйча эзләнеп йөргән чак иде. Ул вакытта миңа 19 яшь булгандыр», — Аллаһ диненә күчү тарихын сөйли Дания мөселманы. Сүз аңаеннан, Мартин бүгенге көндә Копенгагенда урта мәктәптә математика һәм Дания теле укытучысы булып эшли. «Тулай торакта Ираннан килгән студентлар белән дус идем. Мин аларга сокланып карый идем: үзләре намазлар укымаса да, кунакчыллыгы, тәрбиялелеге, сабырлыгы, күңел җылылыгы белән мине хәйран калдыралар иде алар. Ул егетләр минем Данияле дуслардан бик нык үзгә иде. Ислам белән танышу шуннан башланды инде», — студент елларын искә төшерә Мартин.

«Бер Пакъстанлы белән дус идем. Мөселман булса да, ул төнге клубларга йөрде, кызлары бар иде. Берзаман кинәт кенә үзгәрде, Коръән укый башлады, намазга басты. Ул да миңа бик тәэсир итте…», — җылы хәтирәләрен уртаклаша Дания мөселманы. «Айлар дәвамында көненә 5-6 сәгать ислам динен өйрәнү белән мәшгүль булдым. Аллаһ Тәгаләгә, аның Коръәненә ышануым көннән көн артты. Ләкин мин барыбер үземне тулаем рәвештә мөселман итеп хис итмәдем. Ниндидер шикләр туа торды, алар тирәсендә кардәшләрем белән гел бәхәскә керә идем. Һәм бер көнне минем башыма суккан кебек булды: ә мин үлсәм нәрсә була? Аллаһ каршында мин ничек җавап тотырмын? Әле дә хәтерлим — шимбәнең төнге сәгать бере иде. Пакъстанлы кардәшләрем алдында машина эчендә шәхәдә китердем, рәсми рәвештә мөселман булдым», — яңа тормыш башлавының детальләрен искә төшерә Мартин.

Ислам кабул итүенә якыннарының реакциясе төрле булган. «Әти-әни исламны ММЧ күрсәткән кадәр генә белгәч, минем исламга күчүемнән алар курка башладылар. Мин Фәләстингә китеп үземне шартлатырмын дип уйладылар. Алты ай дәвамында минем фикеремне үзгәртергә тырыштылар. Соңыннан минем ниятемнең җитди икәнен аңладылар. Ә берничә ел узгач инде әнием минем өчен шат кына иде — ул минем бөтен яктан да яхшы якка үзгәрүемне күрә башлады», — дип сөйли Дания мөселманы. Исламга күчкәннән соң ике ел узгач, Мартин Пакъстанлы кызга өйләнгән. Хәзер аларның ике кызы бар — Сафия һәм Галия, шәхси мөселман мәктәбендә укыйлар. Шушы көннәрдә Мартин гаиләсе белән җирле мәхәллә өчен зур ифтар оештырырга тора.

«Безне монда күрергә шат түгелләр. Ләкин ватаныма күченеп кайтырга җыенмыйм!»

Уйлап кына карагыз: Копенгагенда гарәп каллиграфия остасы җиңел генә үзенә эш таба ала, чөнки күпчелек гарәп рестораннары, оешмалары белдерү такталарына гарәпчә язалар. Бу инде гарәп мәдәниятенең әкренләп Копенгаген урамнарына кереп баруын дәлилли. Фәләстинле каллиграфияче Сәлим Аззи (Salim Azzi) шул юнәлешкә шактый өлеш кертә. «Мондагы тормышыбызның ике тарафы бар», — ди Сәлим. «Яхшы ягы — без яхшы яшәү шартлары, алдынгы медицина хезмәтләре, киләчәкне төзү мөмкинлекләре, иреклек, демократия белән тәэмин ителгән. Ягъни тормышның матди ягы алга киткән», — асызыклый каллиграфия остасы.

«Ә тискәре ягы исә менә шунда: еш кына без сизәбез ки, Европа халкы безнең монда яшәүгә каршы. Безне монда күрергә шат түгелләр. Әлбәттә, һәр бер кеше түгел. Ләкин көчле расист партияләр, аерым популяр шәхесләр бу дулкынны җанландырып кына тора», — көенечен белдерә Фәләстинле иммигрант. Ләкин шуңа да карамастан Сәлим монда яшәвенә, Дания ватандашы булуына бик шат. «Әлбәттә, мин Фәләстинемне сагынам. Ләкин анда тынычлык урнашмыйча, яшәү шартлары яхшырмыйча, демократик кеше хаклары тәэмин ителмичә, күченеп кайтырга җыенмыйм», — ди каллиграф ачуын качырмыйча.

Сәлим Даниядә мөселман халкының, җәмгыятьләренең, оешмаларның күбәюе белән килешә. «Ләкин үз-үзен тотышлары, эшләре чын исламга туры килмәгән мөселманнар да юк түгел. Алар кайбер мәсьәләләрдә радикаль юнәлештә фикер йөртәләр, ябык рәвештә яшиләр, җәмгыятькә интеграцияләшергә, тел өйрәнергә теләмиләр. Бу бит дөрес түгел», — күзәтүләре белән уртаклаша каллиграфия остасы. Шул берничә мөселман өчен Дания халкы бөтен мөселманнарга тискәре караш белән карый. Җирле матбугатка да шул җитә кала — алар ислам, мөселманнар темасын чәйнәргә, тискәре яктан яктыртырга яраталар. Исламофобия шуннан килеп чыга инде», — нәтиҗә ясый Сәлим.

«Норребро» кварталлары чын мөселман мәхәлләсе кебек. Аеруча Рамазанда — кафеларда ифтарлар уза, халык бер-берсен авыз ачырга чакыра. Минем исә үземнең яңа дусларым белән тагын бер-ике көнгә булса да каласы килә — мондый кунакчыллыкны бөтен җирдә очратып булмый бит. Ләкин юлны дәвам итергә кирәк, безне яңа шәһәрләр көтә, дип яза tatartime.com


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе