Мөселман дөньясы Рамазан аеның азагына якынлашып килә. Бәйрәмгә санаулы гына көннәр калып барганда, мөэмин-мөселманнар изге гамәлләр башкарырга ашыга: кунаклар кабул итә, сәдакалар тарата һәм, әлбәттә, ифтар мәҗлесләре уздыра. Шундый мәҗлесләрнең берсе Мәскәүдә дә узды.
Бу көннәрдә Мәскәү татар яшьләренең «Аргамак» клубы Рамазан аена багышланган чираттагы чарасын үткәрде. Бу юлы авыз ачу кичәсенә яшь гаиләләр белән бергә өлкәннәр дә чакырулы иде.
Шәһәр уртасында урнашкан ресторанга 100гә якын кунак җыелды. Алар арасында милләттәшләребез өчен яхшы таныш булган шәхесләр — җырчылар Ренат Ибраһимов һәм Наилә Фатехова, Мәскәүнең «Тәүбә тавы» мәчете имамы Шамил хәзрәт Аләветдинов та бар иде.
Ифтарга бер сәгать кала башланып киткән әлеге чара Рамазан аен ничек итеп файдалы һәм нәтиҗәле үткәрүгә багышланды. Әлбәттә, бер тапкыр да ураза тотмаган кеше (ә җыелган халык арасында андыйлар юк түгел иде) иң беренче итеп бу гамәл сәламәтлеккә ничегрәк тәэсир итәчәге турында уйлый. Күрәсең, шуны истә тотып беренче сүз табибка бирелде. «Аргамак» клубының әүзем әгъзасы, яшь табиб Мансур Хәсәншин чыгышында кыска һәм аңлаешлы телдә ураза тотуның медицина аспектларын яктыртылты, дип яза Азатлык.
Сәламәтлек темасына ачыклык кертелгәч, сүз хәзрәткә күчте. Үзенең чыгышында Шамил Аләветдинов, билгеле, ураза тотуның рухи ягына басым ясады. Ни дисәң дә, ислам дине бу гамәлне Ходайга якынаю өчен башкарырга куша. Дөрес, көннәрнең озын һәм эссе торуы ураза тотуны берникадәр авырлаштыра. Ләкин, хәзрәт әйтүенчә, бу очракта кеше үзенең эчке халәтенә дөрес юнәлеш бирергә, ягъни бу гамәлне җиренә җиткереп башкарачагы турында үз-үзен ышандырырга тиеш. «Бу очракта ашау-эчүдән көн озынына тыелып тору кешегә чын рухи ләззәт бирә алачак», ди Шамил Аләветдинов.
Очрашуның вәгазь өлеше тәмамлангач, ифтар вакыты да килеп җитте. Ләззәтле тәгамьнәрне авыз итү күңел ачу белән бергә үрелеп барды. Шулай итеп микрофон артистлар кулына күчте.
Наилә Фатехова башта үзе җитәкләгән «Мәдинә» рухи музыкасы ансамбле турында сөйләде. Аның оешуына берничә ел гына үтүгә карамастан, әлеге төркем Мәскәүдә яшәүче татарларга яхшы таныш. Ансамбль хәзерге татар җырчылары әллә ни игътибар бирмәгән мөнәҗәтләр жанрын үз иткән.
Халкыбызда элек-электән үк киң таралган дини җырлар «Мәдинә» кызлары башкаруында чит илләрдә дә таныла башлаган икән: соңгы вакытта ансамбль гарәп илләрендә уңышлы гына чыгышлар ясый.
Башка иҗади эшләргә килгәндә, аларны «Аргамак» егетләре дә яхшы башкара. Кичә Ренат Ибраһимовның «Кол Шәрифтә» дигән яңа клибын тәкъдим итү белән дәвам итте. Аны клубның әүзем әгъзаларыннан берсе булган Арыслан Ганиев төшергән һәм эшләп тә чыгарган. Ибраһимов үзе дә бу клипны «Аргамак» егетләре белән уртак җимешебез дип атады.
«Аргамак»ның ифтар мәҗлесендә ислам дине белән яңа гына таныша башлаган башка милләт вәкилләре дә бар иде — мәсәлән, гарәп кешесенә кияүгә чыгарга әзерләнгән бер рус ханымы. Аның сүзләренә караганда, бу кичәдә хөкем сөргән самимилек, дустанә мөнәсәбәт татарлар һәм гомумән, мөселманнар турында бик матур тәэсир калдыра.
«Аргамак» яшь эшмәкәрләр клубы моннан 5 ел элек оешкан. Ул әүзем, идеяле, милләт язмышына битараф булмаган яшьләрне берләштерә. Клуб әгъзалары нигездә Мәскәүгә Татарстан һәм Башкортстаннан килеп урнашкан егет-кызлар. Аларның күбесе элек Мәскәү югары уку йортларында белем алган.
«Аргамак»ка нигез ташын салучылардан берсе дип Русия Халыклар дуслыгы университетындагы «Кардәшлек» татар студентлары берләшмәсен атарга була. Бүгенге көндә клуб Мәскәү вузларында укучы татар студентларына ярдәм итәргә тырыша. Алар өчен төрле чаралар — милли һәм дини бәйрәмнәр, спорт уеннары, Сабантуйлар оештыра.
Махсус чаралар шулай ук өлкән буын вәкилләре катнашында да даими рәвештә үткәрелеп килә. Яшь эшмәкәрләр балалар йортларын да онытмый. Матди ярдәм күрсәтүдән тыш, яшьләр анда студентлар белән бергә үзләре килеп ятим балалар белән аралашалар, аларга мәгънәви яктан да теләктәшлек күрсәтәләр.