Ростов өлкәсенең Диния нәзарәте рәисе, төбәкара татар оешмасы җитәкчесе Флүр Арсланов әнә шулай ди. Заманында Башкортстан егетен Ростов өлкәсенә мөселманнар җитәкчесе итеп җибәргәннәр. Бабайлары да имамнар нәселеннән булган ир-егет үз вазифасын биредә җиренә җиткереп башкара.
Флүр хәзрәт сүзләренә караганда, Ростов өлкәсендә күләмле дини чаралар уздырылмый диярлек. Җирле хакимият тарафыннан дини чараларга матди ярдәм дә юк. Ә менә милли чаралар уздыруга каршы түгелләр икән. «Быелгы сабан туе бәйрәмен дә бик күңелле уздырдык, — ди мөфти — Татарстаннан артистлар килде. Ростов татарларына менә дигән күңелле мизгелләр бүләк ителде. Татарлар дигәннән, биредә соңгы җанисәп вакытында 15 мең татар гомер кичерүе ачыкланды. Ләкин милләттәшләребезнең күбесе Башкортстан, Татарстан җирләренә кайтып төпләнү хыялы белән яши икән. Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган җир, ди шул татар халык җыры.
Дини чараларны зурдан кубып оештырырга рөхсәт ителмәсә дә, мәчетләр торгызу, алга таба дини яшь кадрларны Казанда укытып әзерләү мәсьәләләрен кайгырта ул.
«Ростов-Дон шәһәрендә күренекле дин эшлеклесе, публицист Муса Бигиевнең туган йорт урынындагы җирен (йорты үзе сакланмаган) кайтару эшләрен башкарабыз. Бу урында Татар халык йорты төзергә исәбебез бар. 1905 елда татар сәүдәгәре салган йорт урынын да үз карамагыбызга алырга ният кылдык. Ул җиргә мәчет салырга хыялланабыз. Менә инде 5-6 ел биредә бер мәчет тә ачылганы юк», — ди Флүр хәзрәт. Ростов өлкәсе җитәкчелеге мөселманнарга мәчет салу өчен җир бүлеп бирүгә каршы икән. Ләкин мөселманнар моның белән килешмичә, мәчетләрне хосусый йорт буларак ачу җаен тапканнар, дип яза Интертат.ру.
«Кызганычка каршы, биредә яшәүче татарлар үз телләрен камил белә дип әйтеп булмый. Бик күп очракта гаиләдә генә сакланып калды инде ул ана теле. Ә бит заманында биредә тулы бер татар районнары гөрләп яшәп яткан! Шуңа күрәдерме, милләттәшләребезнең күбесе Идел, Уралга кайтып «тамыр җибәрү» дәртендә тора», — дип борчыла имам. Тамчы ташны тишә диләр. Үз кыйблаларыннан тайпылмыйча, тирә-як халыкларына түземле мөнәсәбәт саклаган хәлдә милли тормышны яшәтү, саклау омтылышы Ростов якларында да бәрәкәтле шытымнар бирер, иншә Аллаһ!