Оренбурда яшәүче кайбер гаиләләр мөселманнар өчен ифтар ашларын һәр ел үткәрә

Оренбурда яшәүче кайбер гаиләләр мөселманнар өчен ифтар ашларын һәр ел үткәрә. Шундыйларның берсе — Сәйфетдиновлар гаиләсе. Ифтарга чакыручы һәрбер

БӘЙЛЕ
2011 Авг 22

Оренбурда яшәүче кайбер гаиләләр мөселманнар өчен ифтар ашларын һәр ел үткәрә. Шундыйларның берсе — Сәйфетдиновлар гаиләсе.

Ифтарга чакыручы һәрбер гаиләнең махсус пешергән ашамлыгы була. Хуҗабикә Флюра Сәйфетдинова өстәлендә каз, үрдәк һәм сыер итеннән куллама, кәҗә сөтеннән каймак, катык. Ифтарда ул кунакларны Оренбур якларында яратып пешергән куллама белән сыйлады. Бу кулламаның үзенчәлеге дә шунда: аны пешергәндә каз, үрдәк, сыер итләрен бергә аралаштырып шакмаклап кискән салма белән бирәләр. Бакчаларында өлгергән җиләк-җимештән пешерелгән бәлешләр, хуҗабикә булдырган чәк-чәк тә өстәл түрендә.

Дини белемле хаҗия Флюра Сәйфетдинова тормыш иптәше Равил белән кунакларны ифтар ашларына 1998 елдан бирле чакыра. Эссе озын көннәр һәм кыска төннәр ураза тотучыларга бер дә комачауламый.

Әлеге көнгә хуҗалар алдан әзерләнде: бакчаларыннан җыелган җиләк-җимешләрдән тәмле ризыклар әзерләнде, кош-корт та өлгерде. Сарыкташ районы Ислай авылыннан күчеп килгән гаилә бүгенге көндә шәһәрдә дә малсыз тора алмый.

Равил һәм Флюра Сәйфетдиновлар«Элегрәк шәһәрдә яшәсәк тә, сыер асрый идек, хәзер мал өчен азык кыйммәт булганлыктан, сөтле кәҗәләр белән кош-кортларга күчтек», диләр йорт хуҗасы Равил белән хуҗабикә Флюра Сәйфетдиновлар.

Мөселманнар быелгы эссе көннәрдә унҗиде сәгатькә сузылган уразаны бик җиңел кичерә, дип яза Азатлык.

«Совет елларында, тәрәзәләрне ябып, яшерен булса да ифтар ашларын үткәрә торган идек. Хәзер инде ураза тотучыларга андый киртәләр юк» , ди ифтарга килүче Мөслимә Садыкова.

Сәйфетдиновларның тормыш-көнкүреше элекке әби-бабайларныкыча: гаилә белән ураза тоткан йортта намаз уку өчен махсус бүлмә дә бар, борынгы гореф-гадәт буенча ифтар өстәл артына ирләр һәм хатын-кызларны аерым утырталар, сәдаканы да йорт хуҗалары тарата.

Ифтар уздыру ниятен белдереп, дин кардәшләребез Рамазан аеның һәр көнендә аш уздыру өчен чиратка тора. Бүген ифтарга Сәйфетдиновлар чакырса, икенче көнне ифтар ашын башкалар үткәрә, ә аннан соң мәчеткә тәрәвих намазына җыелырлар. Шулай итеп, гает көне дә җитәр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе