Татарстан мәктәпләренә «Безнең яңа укытучы» дигән республика грантына лаек булган 150 остаз киләч|

Быел Татарстан мәктәпләренә «Безнең яңа укытучы» дигән республика грантына лаек булган 150 остаз киләчәк. Әлеге яңа укытучылар армиясе белән Татарстанның фән

БӘЙЛЕ
2011 Авг 19

Быел Татарстан мәктәпләренә «Безнең яңа укытучы» дигән республика грантына лаек булган 150 остаз киләчәк. Әлеге яңа укытучылар армиясе белән Татарстанның фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов тә очрашты.

Мәгълүм булганча, «Безнең яңа укытучы» проекты мәктәпләргә тирән белемле, талантлы яшьләрне тарту уңаеннан тормышка ашырылган иде. Быелгы конкурста 628 кеше катнашты, төрле турлар буенча шуларның бары тик 150се генә грант иясе булу бәхетенә иреште.

Грант шартлары буенча мәктәпкә килгән яшь укытучыга өстәмә рәвештә өч ел дәвамында җиде мең ярым акча түләп тору, шәхси ноутбук һ.б. кызыксындыру чаралары каралган. Ә инде авылларга китүчеләргә торак мәсьәләсен хәл итү ышандырылган. Моннан тыш кабинетларын заманча җиһазландыру да каралган. Яшь педагогка җиң сызганып шәхес тәрбияләргә генә кала, дип яза Интертат.ру.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе