Әти-әниләре булмаган, булып та аларга кирәкмәгән, гарип балаларны башларыннан сыйпасаң, күңел йомшара. Рамазан аенда, бигрәк тә. Кабан арты мәчете 100дән артык ятим бала өчен мәчеттә ифтар ашы оештырды. Дәрвишләр бистәсендә урнашкан балалар йорты малайлары һәм кызлары вәгазь тыңлады, намаз укыды, ифтар ашы белән сыйланды.
Кабан арты мәчете Ураза вакытында гына түгел, ел дәвамында дистәләгән балалар йортына ярдәм итеп тора. Чираттагы ифтар ашына да балалар атлыгып килгән. Тәрбиячеләр сүзләренчә, балалар мәчет сүзен ишетүгә «мин барам, мин барам» дип кычкырырга тотына. Ятимнәр үзләре мәчеткә килүгә чистарынып кала, туган йортларының бусагасын атлап кергәндәй булалар.
Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәидҗәгъфар хәзрәт Лотфуллин мәхәллә халкы ярдәмендә һәр балага бүләкләр тутырылган пакет әзерләде. Анда аяк киеме һәм башка кирәк-яраклар бар. Шулай ук балаларга җимешләр, тәм-томнар капчыгы да бирелде.
Узган ел ятим, инвалид балалар ифтарга килгәч, телевизорлары булмауларын әйткән иде. Кабан арты мәчете балаларның бу үтенечен дә үтәде — яңа лазерлы телевизор алып бирде.
Әмма балалар йортында үскән сабыйлар белән эшләү җиңел эш түгел. Аларны һәрберсен кулларыннан тотып йөртергә, тәһарәт алырга өйрәтергә, әдәп-әхлак кагыйдәләренә төшендерергә кирәк. Дөрес, Кабан арты мәчетенә һәрьяктан ярдәм кулы сузучылар җитәрлек. Ятимнәр өчен ифтар мәҗлесен әзерләргә, балаларны озатышырга Казанның «Шәрык» клубы яшьләре» дә булышты.
Tatartime.com