Казанда сабыйлар өчен зур бәйрәм оештырылды. «Тылсымлы куллар» дип аталган өр-яңа журналны нәни дусларыбызга гына түгел, әти-әниләргә, балалар белән эшләүче белгечләргә дә зур бүләк дип әйтеп була.
Әйе, мондый журналны татар җәмәгатьчелеге күптән көткән иде. Русча балалча өчен ялтырап торган глянца матбагалары шактый күп. Алар адым саен диярлек оештырылган сату нокталарында да, китап кибетләрендә күпләп сатыла. Ниһаять, шундый ук югары сыйфатлы, формасы белән дә, эчтәлеге-бизәлеше белән дә моңа кадәр татар матбугатында тиңе булмаган «Тылсымлы куллар» журналы чыга башлады. Сер түгел, бүгенге көн баласы элеккеләрдән бик аерылып тора. Шуңа күрә, журналны заман таләпләренә дә туры китерергә кирәк. «Тылсымлы куллар» шул яктан да аерылып тора.
Казанның «Сабыйлар» балалар үзәгендә әлеге матбугат чарасын тәкъдим итү кичәсе узды. Бәйрәмгә җыелган балалар рәхәтләнеп күңел ачты, журналдагы биремнәрне чиште, ә соңыннан тәм-томнан авыз итте. Журналның мөхәррире Ландыш Фазуллина әйтүенчә, балалар белән даими рәвештә очрашып, мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. «Балалар белән шул рәвешле аралашу журналны башкалардан аерып торучы үзенчәлек булып тора, — ди ул. — Бүгенге кичәдә сабыйларның шатланып уенда катнашулары безнең дөрес юнәлештә эш башлаганыбызга ишарәли».
Кунаклар арасында Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсе белгечләре, «Кенгуру» мәктәбе вәкилләре дә бар иде. Алар һәммәсе дә «Тылсымлы куллар»га югары бәя биреп, әлеге яңа матбугат чарасына ихластан уңышлар теләделәр. «Тылсымлы куллар» журналы милли басмалар арасында лаеклы урын табар дип ышанасы килә. Интертат.ру.