2011 елның 16 августында мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Яр Чаллы шәһәренә сәфәр кылды. Биредә ул шәһәр администрациясе башлыгы Шайхразыев Васыйл Гаязович һәм аерым мәчетләрнең имамнары белән очрашты. Соңыннан Илдус хәзрәт Фәйзов кайбер идарәчелекләр белән координацион киңәшмә үткәреп алды.
Шулай ук республикабыз мөфтие «Тәүбә» мәчетендәге ифтарга әзерлек белән танышты һәм шәһәр администрациясе башлыгы тарафыннан әзерләнгән авыз ачу мәҗлесендә катнашты.
ТҖ МДН