Күптән түгел Сахалинда мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән хәйрия акциясе үткәрелде. Аның оештыручылары — «Туган тел» татар уку-мәдәни үзәге, «Дуслык» үзбәк милли-мәдәни үзәге һәм әзербайҗаннарның «Дослуг» диаспорасы.
«Туган тел» үзәге җитәкчесе Зәкия Вәлитова сүзләренә караганда, җыелган кием-салым, кирәк-яраклар иң мохтаҗ гаиләләргә таратылачак. Ятим балаларга исә 1 сентябрь уңаеннан бәйрәм киеме һәм уку әсбаплары алып бирү каралган.
18 август көнне Көньяк Сахалинда «Рамазан ае — ярдәм итү, бер-береңне сөендерү вакыты» исемле картлар һәм инвалидлар өчен хәйрия акциясе уздырылачак.
Шушы акция кысаларында сәламәтлекләре чикләнгән 80 кеше өчен төрле интеллектуаль уеннар, диңгездә йөзү, кояш ванналары, төрле милли ризыклар һәм традицион сахалин ухасы белән сыйлану кебек чаралар оештырылачак.
Оештыручылар фикеренчә, иң мөһиме акциядә катнашучыларның мораль-психологик һәм физик сәламәтлекләрен ныгыту, халыкта аларның ихтыяҗларына карата хөрмәт уяту, дип хәбәр итә РИА «Сахалин-Курилы».