Бөгелмәдә ирләр арасында Коръән уку буенча 3 нче конкурста 50дән артык ир-ат катнашты

Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә «Рамазан ае — Коръән ае» исеме астында ирләр арасында Коръән уку буенча 3 нче конкурс узды. Анда республиканың биш районыннан

БӘЙЛЕ
2011 Авг 17

Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә «Рамазан ае — Коръән ае» исеме астында ирләр арасында Коръән уку буенча 3 нче конкурс узды. Анда республиканың биш районыннан килгән 50дән артык ир-ат көч сынашты, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.

Бөгелмә, Ютазы, Лениногорски, Әлмәт һәм Зәй районнарыннан килгән конкурсантларның иң кечкенәсенә — 4, ә иң өлкәненә 81 яшь иде. Шуларны истә тотып, җиңүчеләргә дигән бүләкләр 6 номинациядә әзерләнгән иде.

Чара 3 сәгать дәвамында барды. Бәйгедә катнашучыларның Коръән укыганын тыңларга йөзгә якын кеше җыелган иде. Беренче урынга түбәндәге кешеләр лаек дип табылды: Муса Исламгулов (Бөгелмә), Габдулла Әүһәдиев (Әлмәт), Руслан Галиев (Бөгелмә), Гәбделбасыйт Шәмәдхаликов (Урыссу), Низаметдин Эшонов (Лениногорски), Габдрәшит Мингалиев (Бөгелмә).


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе