Бу мәкаләне уразада килеш укымавыгыз хәерле: һуш исле Һиндстан тәмләткечләренең борыныгызны кытыклау ихтималы бар. Чү, Пакъстанча борычлы соуста пешерелгән, Германиянең йомшак күңеллелеге белән әзерләнгән тавык боты авызыгыздан селәгәйләр агызмасын…
Европа буенча сәяхәтемнең тукталышларыннан берсе — Берлин. Мин тукталган җирнең янында гына 3-4 мәчет бар. Барысында да авыз ачу өчен ишекләр ачык. «Мәсҗид-е Биләл» дигән такта эленгән ихатага кереп барам — урамда ук минем кызыксынучан борыныма бәреп кергән Көнбатыш тәмләткечләренең исе үзенекен итте.
Иммигрантлар бар нәрсәне Европача эшләргә тырышса да, иң кирәген — Германия пунктуальлеген үзләштерә алмый, күрәсең: авыз ачу вакыты җиткәннән соң 20-25 минуттан соң гына ашарга керешәбез. Кашыклар юк, халык кул белән суктыра –«сунна буенча, ахый». Майлар терсәккә кадәр агып төшә.
Билгеле, Көнбатыш илләрендәге мәчетләр «милләт» буенча бүленә: төрекләр үз мәхәлләсен булдыра, гарәпләр дә үз бәйтуллаларын торгыза, Һиндстан, Малайзия, Бангладешлы мөселман иммигрантлары да калышмый. «Ә менә бу мәчет андый түгел», — тәмләп ифтарын ашый-ашый сөйли минем сул ягымда утырган төрек егете. «Моннан 100 метр якында төрек мәчете бар, ләкин мин анда йөрмим, чөнки анда гел төрекләр. Гарәпләргә барсаң да шул ук хәл. Ә монда алай түгел: биредә төрегең дә, гарәбең дә, һиндстанлың да, пакъстанлың да, казахың да, үзбәгең дә [тагын бер дистә милләт –И.Г.]», — санап китте 90нарның башында Урта диңгез ярыннан Берлинга килеп төпләнгән Самәт. «Мәчет шулай булырга тиеш тә», — нәтиҗә ясый Германия төреге һәм янында утырган энекәше белән алманча сөйләшүне дәвам итә.
Ашыбызны тәмамлагач, әлеге «Биләл» мәчетен ачкан Әхмәд Зиһләл (Ahmad Zihlal) (62) белән гапләшеп алдык.
-Син мөселманмы?, — нурлы йөзле Пакъстанлы абзыйның беренче соравы.
-Аллага шөкер.
-Яхшы. Ату киләләр монда синең кебек журналюгалар. Соңыннан мин сөйләгәннәрнең капма-каршысын язып чыгалар. Утыр әйдә.
Әхмәд әфәнде 1974 елда ватанындагы авыр тормыштан качып, бәхет эзләп Германиягә килә. Монда килгәч иң беренче эшләреннән берсе мәчет ачу була. Берлинның тыныч районнарының берсендә автосервистан калган бинаны сатып ала ул. Чистартылгач, ремонт ясалгач, калын келәмләр салынгач, мәчеттә беренче намазлар да кылына башлый. «Мәчет булмаса, без монда югалабыз. Аны төзүнең төп максаты шул — ассимиляциягә каршы тору, бердәмлекне саклау», — ди сакаллары агарып килгән абзый. Әхмәд әфәнде үзе Берлин урта мәктәпләренең берсендә иҗтимагый эшлекле вазифасын башкара (social worker). Шуңа да карамастан мәхәллә эшләре белән мәш килергә вакыты кала аның. Фикердәшләре белән «Берлин мөселман җәмгыятен» оештырган. Оешма дини чаралар уздыру, Рамазанда ифтарлар әзерләү, хәтта Берлин мәчетләре имамнары арасында футбол ярышы оештыру (sic!) белән дә шөгыльләнә. «Биләл» мәчетендә ифтарлар оешма һәм мәхәллә акчасына уздырыла. Сүз уңаеннан, мәчеттәге хөтбәләр немец телендә алып барыла.
«Бу абый — алтын кеше», — озатып кала мине Бангладештан килгән медицина студенты Зөбәер. «Ул миңа һәм башка иммигрантларга чиксез ярдәм күрсәтте». Әйе, чит илдә, гөрбәттә яшәгән милләттәшләр, дин кардәшләр бер-берсенә ярдәм кулын сузмаса, аларга кем ярдәм итер?!… Милли йөзеңә яңа, «ят крем» сөртү, тамырларыңны оныту Әхмәд әфәнде әйткән ассимиляциягә, «югалу»га китерә дә инде.
Ышанасызмы, юкмы — Германиядә Рамазан исе килә, аңкып тора дисәм дә ялгышмам. Аеруча Берлинның Крауцберг районында. Аны Берлинлылар үзләре «кече Истанбул» дип атыйлар. Чыннан да, машиналарның номерларын алыштыр, кибетләрдәге язуларны төрекчәгә үзгәрт — үзеңне Истанбулның Бешикташында кебек хис итерсең. «Тurkiye is bankasi», «Ziraat Bank» төрек банклары янында крем төсендә Мерседес машиналары тора, ә аларның эчендә төрек абзыйлар тәсбих тартып утыра. Газет киоскларының иң алгы киштәләрендә Zaman, Hurriyet, беренче полосаларда Рамазан темасы. Олы җиләк формасындагы дөнәр-кебап утта әйләнеп, май тамызып, кояш баткач йөзләгән мөселман карынын тук итергә әзерләнеп тора. Һәм мондый күренеш һәр бер метро станциясендә! Диварларда, баганаларда фитыр сәдакаларын җыючы ширкәтләрнең игъланнары эленгән. Хиҗаплы апалар базардан финиклар, ифтар карбызлары алып кайтып киләләр. Кәрәзле элемтә ширкәтләре, төрле хезмәт күрсәтү офислары махсус Рамазан ташламаларын тәкъдим итә.
«Милли гөрүш» (Milli Gorus) төрек милли автономиясе хезмәткәрләренең Рамазан ае уңаеннан эшләре тыгыз булса да, алар интервью өчен вакыт таптылар. Автономиянең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Эрҗан Йылмаз (Ercan Yilmaz) сүзләренчә, оешма Изге ай дәвамында аеруча активлык күрсәтә: мәчетләрдә авыз ачу мәҗлесләрен уздыра, тәравих намазлары өчен Төркиядән имамнар китертә, фитыр сәдакаларын җыю эшләрен башкара. «Бүген Берлинда 185000 чамасы төрек бар. Шулай да Төркиядән Европага күчеп килү шактый кимеде, — ди Эрҗан Бей, — соңгы елларда ватаныбызга кире кайтучылар саны бермәбер артты». Аның сүзләренчә, төрекләр өчен дә мәчетләр ассимиляция каршы торуның төп чарасы булып тора. Ләкин Германия хөкүмәтеннән мәчет төзү өчен рөхсәт алу кыен. Аеруча, соңгы елларда: халыкта исламофобия хисләре артты, уңчы-консерватив сәяси фиркаләр дә популярлашты., дип яза "Татар Заманы".
… Самәт, Зөбәер, Әхмәд әфәнде, Әрҗан кебекләр Берлинда, Германиядә миллионнар белән исәпләнә. Аларның һәрберсе үз мәшәкате белән яши, төрле авырлыклар кичерә. Көндәлек тормышта исламофобия дип аталган вәхши хайван белән йөзгә йөз кала. Кем тырыша-тырмаша түзә, кем җиңелә, борылып туган ягына әйләнеп кайта. Анда да авыр, ләкин барыбер үзеңнеке…
Әмма бу көннәрдә Европада һаман да кунак дип исәпләнгән мөселманнар бөтен мәшәкатьләрен, борчыган проблемаларын читкә куеп торалар. Ифтарлар оештырып, бер-берсен кунакка чакырып, котлап, туган якларда аларны өзлегеп көткән гаиләләргә бәйрәм открыткаларын җибәреп, төннәрен тәравих намазларында уздырып, гөрләп яшиләр алар хәзер. Аллага шөкер, ишегалдында Рамазан бит!