Россиядә халыкның сәламәтлеген яхшырту өчен үзгәрешләр кертелә

Тәмәке тартуны чикләргә, ә хәмерне 21 яше тулганнарга гына сатарга. Россиядә халыкның сәламәтлеген яхшырту өчен әнә шундый үзгәрешләр кертергә

БӘЙЛЕ
2011 Авг 17

Тәмәке тартуны чикләргә, ә хәмерне 21 яше тулганнарга гына сатарга. Россиядә халыкның сәламәтлеген яхшырту өчен әнә шундый үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәләр. Белгечләр мондый адымнарның файдалы булуы белән килешә. Әмма кире йогынтысы килеп чыгарга мөмкин икәне турында да кисәтә.

Хәзерге вакытта Россиядә олы яшьтәге халыкның 43,9 миллионы тәмәке тарта. Бу– халыкның 40 проценты дигән сүз. Ә процентлар белән исәпләгәндә, дөньядагы иң югары күрсәткеч килеп чыга. Россиядә яшәүче бер кеше көненә уртача 17 сигарет тарта. Тәмәке базарының зурлыгы исә 12-15 миллиард доллар дип исәпләнә. Илдә ел саен тарту аркасында килеп чыккан авырулардан 400 мең кешенең гомере өзелә. Бу әле рәсми саннар гына. Димәк, проблеманың ни дәрәҗәдә куркыныч булуы бәхәс уятмый. Әнә шуңа күрә Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы катгый таләпләр куя да инде: пассажир транспортында, аэропорт, кафе, төнге клубларда тәмәке тартуны бөтенләй тыярга, кибет киштәләреннән тәмәкене алып, аларның бары бәя¬ләрен генә урнаштырырга. Әгәр бу тәкъдимнәр га¬мәлгә керсә, 2014 елдан ерак арага йөрүче поездлар, судноларда, аэро¬порт¬ларның юлчыларга хезмәт күрсәтү зоналары, го-мумән, мондый корылмалардан ун метр ераклыкта гына тәмәке тартырга мөмкин. Ә 2015 елдан мондый чикләүләр кунакханә, кафе һәм төнге клубларда пәйда булачак. Сәүдә¬гәрләр исә яңа кагыйдәләрне 2013 елдан үк үтәргә тиеш. Алар тәмәкене киштәгә куймыйча гына, сатып алучыга бары тик бәяләрне генә күрсә¬тергә тиеш булачак. Дәүләт Думасындагылар әйтүенчә, әлеге закон проектын инде көз көне үк тикшерә башларга мөмкиннәр.

Тәмәке тартуга каршы көрәшергә кирәк, әмма телгә алынган чаралар ярдәм итәрме? Чөнки белгечләр узган гасырның 90 нчы елларын искә ала. Ул чорда сигаретларның биштән бере ялган продукция өлешенә туры килгән вакытлар да булды. Базардагы хәзерге вәзгыять исә тотрыклы һәм закон кысаларына туры килә дип бәя¬ләнә. Ялган продукция күләме 0,5-1 процент кына тәшкил итә икән. Бу исә кеше сәла¬мәтлеге генә түгел, дәүләт казнасына керүче салым күләменә дә барып тоташа. Ә менә Россия Финанс министрлыгы тә¬мәке акцизларын инде быел ук 44 процентка арттыру турындагы закон проектын тиешле оешмаларга таратырга өлгерде. Әлеге тәкъдим кабул ителсә, бу соңгы биш елда акцизларның иң нык күтәрелү очрагы булачак. Нәтиҗәсе исә тәмәке бәясенә барып тоташачак. Белгечләр әнә шуның белән куркыта да инде. Алар фикеренчә, әлеге хәлләр 90 нчы елларны кире кайтарырга мөмкин. Бу исә кибет чатларында ялган тәмәке сатып утыручы әбиләр заманы кире әйләнеп кайтачак дигән сүз. Кайбер аналитиклар әйтүенчә, базардагы ялган продукция күләме 15 процентка җитәргә мөмкин. Монысы инде, әйтелгәнчә, кеше сәламәтлегенә генә түгел, салым күләменә дә йогынты ясаячак.

Тәмәке сөременнән генә түгел, соңгы арада безләрне хәмер йогынтысыннан саклап калу тәкъдимнәре дә еш ишетелә. Алар якынлашып килүче сайлау белән генә бәйле тү¬гелдер дип бик тә ышанасы килә. Әнә бит Халык фронты хәмерне бары тик 21 яше тулган кешеләргә генә сатарга тәкъдим итә. Социаль-икътисадый тикшеренүләр институты башлыгы Николай Федоров әлеге проектны Хөкүмәт башлыгы Владимир Путинга тәкъдим иткән инде. Документны әзерләүчеләр фике¬ренчә, хәмер һәм тә¬мәкене ничә яшьтән сату мәсьәләсен хәл итү хокукын төбәкләргә тапшырырга ки¬рәк. Дөрес, бу очракта да чикләү турындагы тәкъдимнәрне төрлечә бәя¬ләүчеләр бар. Болары әйтүен¬чә, соңгы вакытта хәмер сату кагыйдәләрен катгыйландыру турындагы законнар болай да күп кабул ителде. Башта алар¬ның ни дәрәҗәдә файдалы булуын ачыкларга кирәк.

«Ватаным Татарстан»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе