Ифтар – марафон VII. Түбән Камадан видеорепортаж

Кояш офык артына төшеп югалу белән, мөәззин азан әйтә башлый. Бөтен җир шары буйлап аккан ифтар дулкыны Түбән Кама каласына да килеп җитә. Түбән Кама

БӘЙЛЕ
2011 Авг 16

Кояш офык артына төшеп югалу белән, мөәззин азан әйтә башлый. Бөтен җир шары буйлап аккан ифтар дулкыны Түбән Кама каласына да килеп җитә. Түбән Кама шәһәренең йөзләгән мөселманнары авыз ачу өчен Үзәк мәчеттә җыела. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәллам өйрәткәнчә, иң беренче ризык хөрмә җимеше йә су булырга тиеш. Көне буе мөселманнар бу мизгелне сабырлык белән көттеләр, һәм, ниһаять ул килеп тә җитте! Әйе шул, 19 сәгат буе ризык һәм судан тыелып тору — авыр сынау, шуңа күрә дә ураза Ислам диненең биш баганасына керә.

Авыз ачканда ураза тотучылар Аллаһ Тәгаләгә ялваралар, уразалар кабул булсын, гөнаһлар ярлыкансын, дип дога кылалар. Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә Йосыф хәзрәт ахшам намазын үткәрә. Ә намаздан соң ураза тотучылар көне буе тыелган ризыкларны авыз итәр өчен табын артына юнәлә. 600 кешегә исәпләнгән табынның бәясе 40 000 сум тора һәм тулысынча иганәчеләр хисабына уздырыла. Хатын-кызлар мәчет эчендә ике бүлмә билиләр, ә ирләр өчен инде икенче ел урамада чатыр корыла. Мәхәлләнең яшь ярдәмчеләре бөтенесенә дә хезмәт күрсәтергә ашыгып торалар. Мондый мәҗлесләрдә рухи халәт гаять күтәренке, катнашучыларны тыныч шатлык хисе биләп ала.

Олы кешеләр урындыкларда утыралар, алар өчен өстәлләр махсус куелган. Шулай итеп, Җәмигъ мәчеттә ифтар оештыручылар бөтен нечкәлекләрне исләрендә тоталар һәм авыз ачу мәҗлесләрен югары дәрәҗәдә үткәрәләр. Моны мәхәллә халкы үзе дә шулай ди. Аллаһ уразаларыбызны, ифтар мәҗлесләребезне кабул кылсын! Әмин!

Түбән Камада ифтар мәҗлесен әлеге сылтамага басып видеоязма рәвешендә карарга була

«Татар заманы»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе