Россия Ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге ике елга исәпләнгән, көндезге курсларга өстәмә рәвештә егетләрне һәм кызларны кабул итү турында хәбәр итә.
Студентларның төп вакыты Коръәнне яттан өйрәнү һәм тәҗвидне (Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре) үзләштерү белән бәйле. Шулай ук фикх (Ислам хокукы), гакыйда (Ислам призмасы аша дөньяга караш), әхлак, тәфсир (Коръәннең аңалатмасы), гарәп теле предметлары һәм физик культура укытылачак.
Әлеге үзәктә укуларын уңышлы тәмамлаган егет-кызларга, дини һәм дөньяви уку йортларында югары белем алу өчен, грантлар бирелә. Уку түләүле түгел, егетләргә армиядән отсрочка бирелә. Коръән хафизлар әзерләү үзәгенә әңгәмә нәтиҗәләре буенча кабул итәләр. Документларны 2011 елның 10 нчы сентябренә кадәр тапшырырга мөмкин.