2011 елның 12 августында мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Чистай районында оештырылган ифтарда катнашты. Биредә ул имам-мөхтәсиб, имам-хатыйблар һәм мәхәллә кешеләре белән очрашты. Илдус хәзрәт Фәйзов мөселманнарга Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза тотуның саваплары турында сөйләде.
Шулай ук әлеге чарада Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хаматов та катнашты. Рөстәм Хаматов сүзләренә караганда, республикада яңа мөфти сайланганнан бирле, районда бар да тынычланган, барлык аңлашылмаучылыклар, күңелсезлекләр дә артта калган, барлык мөселманнар да традицион ислам кануннарына, хәнәфи мәзһәбен тоталар икән.
ТҖ МДН