Сүриядә оппозициягә каршы операция дәвам итә

Сүрия армиясенең илнең төрле төбәкләрендә оппозиция тарафдарларына каршы операциясе дәвам итә. Латакия шәһәреннән килгән хәбәрләргә

БӘЙЛЕ
2011 Авг 15

Сүрия армиясенең илнең төрле төбәкләрендә оппозиция тарафдарларына каршы операциясе дәвам итә.

Латакия шәһәреннән килгән хәбәрләргә караганда, ял көннәрендә шәһәрнең Рамел бистәсенә көчле ут ачылган. Сүрия хокук яклаучылары белдерүенчә, кимендә 27 кеше үтерелгән.

Сүриянең дәүләт мәгълүмат чаралары исә атышлар вакытында иминлек көчләренең өч хезмәткәре үлгән, кырыклап хәрби яраланган дип хәбәр итә.

Бүген армия танклар ярдәмендә Һомс вилаятендәге берничә шәһәргә керде. Анда күп айлар инде хөкүмәткә каршы халык күтәрелешләре бара. Кешеләрне күпләп кулга алалар дип хәбәр итә Азатлык.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе