Һәркемнең үз иле, туган төбәге газиз. Һәркем үзен туган җирендә генә бәхетле сизә. Туган туфрагында кеше аягына баса, шунда аның теле ачыла. Нәкъ менә туган җирендә кеше Ватанының иксез-чиксез гүзәллеген торган саен ныграк аңлый, бихисап байлыкларын да күз алдына ачыграк китерә.
Татар халкы юкка гына ,,Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас”, ,, Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык”, - дими. Үзенең туган телен, тарихын, туган җирен белеп үскән бала гына киң карашлы, тирән белемле, милли үзаңлы шәхес булып формалаша. Бу фикер Равил Фәйзуллин шигырендә бик ачык чагыла.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабаларыңның
Ничек итеп көн иткәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шәҗәрә төзү халкыбызның иң матур гадәтләреннән берсе.
Саба районының Керәнне авылы клубында халкыбызның тирән тамырларына, тарихына ихтирам уяту, балаларның ата-бабаларын, ерак тамырларын , аларның кем булуларын ачыклау, балаларның танып-белү активлыгын үстерү, эзләнү сәләте һәм игътибар тәрбияләү максатыннан үткәрелгән “Минем нәсел шәҗәрәм” конкурсында балалар бик теләп катнаштылар. Балалар үзләре ясаган нәсел шәҗәрәләре турында сөйләделәр. Аеруча Миннебаева Зәлинә һәм Гарифуллина Айзилә эшләгән шәҗәрәләрдән аларның җиде буын бабаларын белүләре ачык һәм төгәл итеп күрсәтелгән иде. Конкурста катнашучы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә Саба районының яңалыклар хезмәте.