Гарасат мәйданында аяклар сызламасын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Менә шушы Рамазан аендагы тәравих намазлары аякларны гарасат мәйданында басып торуга әзерләү икән! Хәтта чыккан тирең дә таралмый, муеныңа кадәр быкырдап басып торасың шуның эчендә. Аяклар бик нык сызлый икән.
Актаныш мәчетендә һәр көндәгечә Ахшам азаны яңгырый.
Аллаһу Акбәр
Аллаһу Акбәр
Мәчет ихатасына керә керешкә үк күрәсең өстәлләр мул итеп әзерләнгән — тышта гаять зур казанда пылау пешә.
Әшһәдү әллә иләһә илләллаһ
Әшһәдү әллә иләһә илләллаһ
Әле тыштан ук мәчеттә бүген бәйрәм һавасы икәнлеге сизелеп тора — тезелгән машиналар халыкның аеруча күплеген күрсәтсә, чырык-чырык килгән балалар тавышыннан күбесенең гаиләсе белән килгәнлеген аңларга була иде.
Әшһәдү әннә мүһәммәдән рәсүлаллаһ
Әшһәдү әннә мүһәммәдән рәсүлаллаһ
Кичен дә җомга намазына җыелган сыман, тупсадан ук аяк киемен куяр урын караштырып аласың
Хәййә галәс-саләһ
Мәчетнең коридорында апалар тегесен я монысын тагы да камилрәк дәрәҗәгә җиткерер өчен йөгерешеп йөриләр.. Мин намаз уку залына узам.
Хәййә галәл-фаләх
Залның арткы өлешенә ике рәт өстәл әзерләнгән — биредә хатын кызлар авыз ачып, алдарак тезләнеп утырырлык итеп көйләнгән өстәл. Монысы билгеле ир-атлар өчен. Аларның барысын да узам, намаз кылырга җыенганнар арасына утырам.
Аллаһу Акбәр
Аллаһу акбәр
Каршыга Хөрмә тотып бер абзый килә — без барыбыз да бисмилләләрне әйтеп авыз ачабыз
Лә иләһә илләллаһ
Ашаган бере догасын әйтеп бетерә дә сафка баса, алга таба намаз, сөннәте һәм тәсбих тарту…
II
Әле генә әрле бирле йөргән халык ипләп кенә табын артына шуыша, барыбызда да сөенечле елмаю. Алда ни генә юк: берсеннән берсе тәмле. Ашларны ашап ,бераз капкалагач,мәчет имамы бүгенге мәҗлеснең Габдулла хәзрәт (урыны җәннәттә булсын) исеменнән оештырылганын әйтә һәм килгән зур кунак белән таныштыра . Ул Зөбәер мәхәлләсе имамы — Инсаф хәзрәт. Зыялылыгы йөзенә чыккан. Ул халыкны сәламләп, белгәннәргә кабатлау булса, белмәгәннәргә дәрес булыр дип аңлата да башлый:
- Аллаһ Тәгалә бар нәрсәне парлы яратты: ак янында кара бар, караңгыга яктылык, сөенечкә көенеч пар. Шулай ук Аллаһ ике төрле кеше яратты — береләре яшәр өчен эшли, икенчеләре эшләр өчен яши. Яшәр өчен эшләгәне Алланың сөйкемле бәндәсе, эшләр өчен яшәгәне гел эшем фәлән, эшем төгән дип йөрүчесе, сөйкемсезе.
Шулай ук Алла ике төрле кеше яратты: берләре ашар өчен яши, икенчеләре яшәр өчен ашый. Ашар өчен яшәгәненең бөтен уе ашау, шөгыле булмаса ашау — лач-лоч дуңгыз кебек! Икенчесе бисмилләсен әйтеп хәләл ризыкларны сайлап кына. әз генә, бәрәкәт белән, матур итеп итеп, яшәр өчен ашаучы. Анысы Алланың сөекле бәндәсе. Ашар өчен яшәгәне, дуңгыз кебеге Аллаһы тәгаләнең сөйкемсез бәндәсе. Шушы бәндә инде бер сәбәп булмаганда да «юк мин ашамыйча торалмыйм» дип ураза тотмый торганы. Бер сәбәп юк, ашый алмый яши алмыйм диючеләр. Инде Аллаһ сүбхану вә тәгалә Коръәндә әйтә: сезгә кадәр килгәннәргә дә елга бер ураза тоту фарыз булган төсле сезгә дә ураза тоту фарыз ителде. Мәгәр ураза тоту бөтен мәхлүкатка да фарыз ителгән — кешеләргә дә хайваннарга да. Бер ике көннән менә әбиләр чуагы башланачак — бу үрмәкүчләрнең уразасы. Шулай иттереп бөтен бөҗәкләр дә, хәтта күбәләкләр дә курчак булып уразага керәләр, аннан соң күбәләк булып икенче тормышка чыгалар. Һәр бөҗәк, хәтта сарык сыер кәҗәләр дә ураза тота икән. Җир йөзендә бер генә җан иясе ураза тотмый яши — ул да булса-кеше! Ашар өчен яшәүче! Монысы бу урында җитеп торсын, әйдәгез инде ахирәткә кайтыйк!
Коръәндә Аллаһ әйтә: бөтен барлыкны җыям да гарасат мәйданы ясыйм, ди. Шушы мәйданда бәтенебез дә тезелеп басачакбыз да хөкемебезне 40 ел көтәчәкбез. Моннан берәү дә котылмый. Кояшны түшәм биеклегенә төшереп куячак — баш миләре кайнап юкка чыгып кире яңадан ясалып янып 40 ел буе басып торачакбыз. Хәзер менә шушы мәйданда кояш якынайтылгач — хөкем башлангач — җәннәттән рәхмәт фәрештәләре зиннәтле кәсәдә җәннәт ризыклары алып чыгып бер төркем халыкны сыйлар ди. Бу сыйланган, ашаган эчкән кешеләрнең кырык ел буена ашыйсылары, эчәсе килми икән. Болар кемнәр? Аллаһ ризалыгына өмет итеп ураза тотучы. Быел беренче елымны тотам, Аллаһ ризалыгын казану өчен бер генә атна булса да тотып карыйм диючеләр.
Тагын бер төркем халык булачак, кояшның кызуыннан саклый торган махсус баш киеме алачаклар. Бөтен кешенең баш мие кояш кызуында кайнап чыкканда бу кешеләрнең башында гаҗәеп бер баш киеме булачак. Болар — дөньяда таһәрәт алып яшәүчеләр. Таһәрәт алганда игътибар иткәнсездер, барыбыз да мәсих кылабыз. Шушы мәсих белән без үзебезгә гарасат мәйданында кияргә башлык тегәбез икән. Шуңа күрә мәсихны тәфсилләп алырга кирәк. Болар барысы да дини китапларда язылып килә, әмма бер нәрсә әйтелми кала, игътибар белән тыңлагыз да, башкаларга да сөйләрсез.
Менә без Чаллыдан Актанышка кайкан автобуска көчкә-көчкә генә эләгәбез дә, йөртүчесенә акча төртеп булса да автобус эчендә калабыз, утырырга урын юк, баскыч төбендә басып кына торабыз. Азрак баргач алан-ялан каранып утырыр урын эзли башлыйбыз. (маршруткада да шул инде — Р.М) Гәҗит җәеп булса да баскыч төбенә утыру ягын карыйбыз. Ә гарасат мәйданында кырык ел басып кына торачакбыз. Анда тегендәрәк барып чирәмдә утырыйм әле диеш юк, басып кына торасың. Хәтта чыккан тирең дә таралмый, муеныңа кадәр быкырдап басып торасың шуның эчендә. Аяклар бик нык кына сызлый икән. Гарасат мәйданында аяклар сызламасын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Менә шушы Рамазан аендагы тәравих намазлары аякларны гарасат мәйданында басып торуга әзерләү икән! Мин сезне барыгызны да кочып, яратып, туган итеп сорыйм, килегез, әзерлик үз аякларыбызны гарасатка, тәравих намазларын кылыйк! — Шул сүзләр белән тәмамлап, йомгаклап куйды Инсаф хәзрәт барлык аңлатканнарын.
Сүзне кире мәчет имамы алды. Матур итеп дога иттек, тәмләп чәйләр эчтек. Гомумән, чын бәйрәмчә үтте бу авыз ачу мәҗлесе.
«Татар Заманы»