Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина: «Күпхатынлылыкка ерак әле »
– Наилә ханым, сезне төрле чараларда еш очратырга туры килә. Сез гел эзләнүдә, яңалыклар кертүдә, моңа ничек вакыт табасыз?
– Эшебезне Аллаһы Тәгаләгә тапшырып тотынгач, өлгерергә була. Татар хатын-кызлары көләч йөзле, мәрхәмәтле. Әмма безне борчыган мәсьәләләр дә шактый. Соңгы елларда Европадан кергән моданы үзләштереп яки башка милләтләрдән кергән киемнәрне киеп йөрүчеләр күбәйде. Шул ук вакытта үзебезнең милли киемнәребез сандык төпләрендә ята. Безнең максат — милли гореф-гадәтләрне югалтмыйча, милли үрнәкләргә таянып тегелгән заманча киемнәрне популярлаштыру. Үз мәдәниятебезне сакларга, аны киләчәк буынга җиткерергә тиешбез. Балаларны да шушы юнәлештә тәрбияләргә кирәк. Дизайнерларны барлап, алар белән эшләп, милли киемнәрне халыкка күрсәтәбез. Шунысы сөендерә, соңгы елларда милли киемнәрне тегәргә теләүче дизайнерлар күбәя бара.
– Сез күптән түгел «Татар кәләше», «Татар кияве» бәйгесе уздырган идегез. Шушы бәйге хакында ил президенты да кызыксынган, дип ишеттем.
– Россия Президентының безнең бәйге хакында кызыксынуы Аллаһының ярдәме белән булды. Без халык өчен кирәкле, файдалы эш башкарабыз. Телекүпер барышында Президентның Татарстандагы чара хакында сорашуы безгә көч өстәде. Җитәкчелек эшебез белән шулай кызыксына икән, кирәкле эш белән шөгыльләнәбез дигән сүз. Республикада күркәм яшьләребез шактый. Аларның гаилә корыр вакытлары җиткән. Бу конкурста җиңү яулаган бер егетебез өйләнергә җыена.
– Наилә ханым, сез республиканың баш яучысы. Бер күргән кешене ничек икенче берәүгә димләп була?
– Кеше белән бик аз аралашканда да аның эчке дөньясы күренә. Яучы кешенең профессиональ карашы була. Кызлар, миңа бу егет ошый, диләр. Тоемлап торам: алар пар түгел. Ул синеке түгел, аның белән җәфаланырсың, димен. Бу кешегә үзеңне багышларсың, әмма аның җаваплы хисләрен яулый алмассың, дим. Кешеләр белән эшләгәндә аларның җаннарын күрә белергә кирәк. Мондый сәләт Ходай тарафыннан бар кешегә дә бирелми. Эш башлаганда Аллаһы Раббыбызга таянырга кирәк. Кешеләрне кавыштыру, парлаштыру да — Аллаһ эше. Дога кылып башлыйсың икән, ул уң килә. Кавыштырган гаиләләрне дә гел күзәтеп барабыз. Аларны чакырып, хәлләрен белешеп, туганнары белән аралашабыз. Чөнки алар ялгыш адымнар ясарга мөмкин. Киңәшләр бирергә тырышабыз.
– Яр сайлаганда хатын-кызлар таләпчәнрәкме, әллә инде ир-егетләрме?
– Әйтеп булмый. Төрлечә була. Кызларда дәрәҗә югары. Егетләргә кызларның ягымлы булуы ошый. Алар, таныша торган кызның холкы яхшы булсын, диләр. Ир-егетләр өчен итагатьле, йомшак, эш сөючән, йортта тәртип булдырып яши торган хатын кирәк. Ә кызлар ир-егетнең акчасы белән кызыксына. Ул мине тәэмин итеп яшәргә тиеш, дигән фикерне алга куя. Мин кызларга әйтәм: ирең сиңа бөтен мөмкинлек тудырыр, акча белән дә тәэмин итәр, ә шул вакытта аңа ничек ярдәм итә аласың соң? Бу сорауга кызлар җавап бирә алмый. Күбесе, үземне, дип җавап бирә. Ир хатыныннан берни дә ала алмагач, ул аңа нигә кирәк? Мондый гаилә ничек яши алсын? Шуны истә тотып без кәләшләр мәктәбе ачып җибәрдек. Чөнки тормыштагы күп проблемалар алдында хатын-кызлар югалып кала. Акча бүген бар, иртәгә булмаска мөмкин. Акчаны, малны бергә туплаганда гына кадере була. Ул әйбәт кеше булсын, эчмәсен, зина кылып йөрмәсен, гаиләсен алып барсын. Ир-егет чибәр булмаска тиеш. Бик чибәре синеке генә булмаска мөмкин. Бүлешә алганда гына чибәр ир-атларны сайларга кирәк.
– Авыл җирендә ялгызлар бик күп. Анда яучылар бармы?
– Районнарда ярдәмчеләребез бар. Саба, Актаныш, Чаллы, Тәтеш районнарында яучылар эшләп килә. Алар үзләренә якын районнар белән хезмәттәшлек итә. Районнарга, авылларга барып, ялгызлар белән очрашып, аларны парлаштыралар. Чөнки эчмичә тормыш алып бара белүче егетләр бик күп. Алар матур йортлар салган, тик өйләнмәгән. Соңгы вакытта күп хатынлылык турында сөйләшә башладылар. Безнең республикада өйләнмәгәннәр бик күп. Бөтен ир-егетләрне өйләндереп бетереп, хатын-кызлар артык калса гына, күп хатынлылык хакында сөйләшә башларга була. Буйдаклар барында нигә дип әле кызлар кеше иренә күз салырга тиеш соң? Гаиләле буласың килә икән, кемнеңдер бәхетен җимереп түгел, буйдаклар арасыннан эзләргә кирәк. Үз бәхетеңне табасың, тыныч тормышта яшисең килә икән, кеше ярына карарга кирәкми. Ир-егетләр юк, дигән сылтау белән хатын-кызлар проблема чыгармасын. Кайсыбер районнарда хәтта таныштырырга кызлар юк. Авыл җирендә эшләүче яучылар тәмам аптырашта. Ә шәһәрдә киресенчә.
– Кәләшләр мәктәбе, дидегез. Ул ничек булачак?
– Кызларны туплап, төрле группалар оештырабыз. Кыз баланың тышкы кыяфәтенә бездән киңәшләр кирәк булса, белгечләр белән фикерләшеп, бу юнәлештә эш алып барачакбыз. Хатын-кыз үзен карарга тиеш. Хуҗабикә серләренә дә төшендерәчәкбез. Ашарга пешерә белмәгән хатынны бер генә ир дә яратмый. Бар яктан да килгән татар киленнәре әзерләргә ниятлибез. Психолог, косметолог, стилист, пешекчеләр тормышта кирәк булган киңәшләрне бирәчәк.
– Мондый мәктәп ир-егетләр өчен дә булачакмы?
– Билгеле, егетләр өчен дә курслар кирәк. Әлегә безнең мөмкинлегебез юк. Әмма киләчәктә алар өчен мондый чаралар уздырачакбыз. Ир-егет көчле, тырыш, үз бурычын үтәргә тиеш, дип уйлыйбыз. Тик соңгы елларда ир-атлар «йомшарды». Алар белән дә ныклап торып эшләргә, көчле рухлы булырга өйрәтергә кирәк әле.
– Чит төбәктәге яучылар белән элемтәләр алып барасызмы?
– Чит төбәкләрдә эшләүче яучылар белән танышу өчен форум уздырдык. Безгә төбәкләрдә эшләүче яучылар белән дә танышу бик кирәк иде. Соңгы вакытта Мәскәү яучылары белән хезмәттәшлек итәбез. Башкалада яшәүче татар кызлары, егетләре үз парларын таба алмый интегә икән. Без аларны да таныштырабыз. Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Уфа, Урал, Себер якларыннан үз парларын эзләүче кешеләр бик күп. Чит өлкәләрдә яшәүче ир-егетләр Татарстандагы кызлар белән танышырга тели. Кем белә, кешенең пары читтәдер. Анда китеп син үз мәхәббәтеңне табарга мөмкинсең. Бу хакта кызларга да кат-кат әйтәм.
Матбугат.ру