Сахалин төбәгенең «Туган тел» укыту-мәдәни үзәге оешмасы Рамазан аенда хәйрия акциясе оештырып җибәрде. «Рамазан изгелек кылу вакыты» дигән исем астында оештырылучы чаралар бик үзенчәлекле төстә уза. Чираттагысы 18 август көнне Аниф комлыгында үтәчәк. Бирегә Көньяк-Сахалин шәһәренең картлар һәм инвалидлар йортыннан, шәһәрнең инвалид оешмаларыннан сиксәнләп вәкил чакырылган.
Хәйрия акциясенең максаты бик изге — мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мораль-психологик ярдәм күрсәтү, физик сәламәтлекләрен кайгырту, социаль яктан ярдәм күрсәтү. Җәмәгатьчелекнең игътибарын аз керемлеләргә юнәлтү. Чөнки мөселман кешесе һәрвакыт кулыннан килгәнчә мохтаҗларда ярдәм күрсәтергә тиеш.
Акция программасында интеллектуаль уеннар оештыру, татар, әзербайҗан, үзбәк ризыклары белән сыйлану, диңгездә коену , шулай ук уха пешерү, спорт уеннары оештыру да каралган, дип яза Интертат.ру.
Мондый эчтәлекле һәм үзенчәлекле акцияне оештырыга Сахалинның бик күп оешмалары ярдәм кулы суза.
Хәер, Анив комлыгында җәй айларында булып узган «Кояшлы көнгә елмаябыз» хәйрия акцияләре дә бик күңелле узган. Акцияне оештыручылар: «Рамазан — игелекле гамәлләр, хәйриячелек кыла һәм садәкаләр өләшә торган ай. Кем дә кем бу айда игелек кыла икән ул үзеңә дә меңе белән әйләнеп кайта», дип саный.
Сахалин төбәгенең «Туган тел» татар укыту-мәдәни үзәге, «Дослуг» әзербайҗан диаспорасы, «Дуслык» үзбәк милли-мәдәни үзәге оештырган хәйрия акциясе Рамазан ае буена дәвам итәчәк. Акцияне оештыручылар Сахалин төбәгендә гомер кичерүчеләр дә шушы айда мохтаҗларга ярдәм кулы суза алулары хакында хәбәр итә.