30дан артык чит илләрдә укучы студентлар Татарстанның яңа мөфтие белән очрашуга килде

2011 елның 10 августында Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов чит илләрдәге мөселман уку йортларында укучы студентлар белән очрашты. Күпчелеге аларның Согуд Гарәбстаны, Сирия, Мисыр

БӘЙЛЕ
2011 Авг 12
2011 елның 10 августында Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов чит илләрдәге мөселман уку йортларында укучы студентлар белән очрашты. Күпчелеге аларның Согуд Гарәбстаны, Сирия, Мисыр һәм Төркия университетлары һәм институтларында белем алалар. Җәйге каникул вакытларында аларның күбесе үз ватаннарына әйләнеп кайта, шуларның 30дан артыгы Татарстанның яңа мөфтие белән очрашуга килде. Мөфти үз чиратында аларга Диния нәзарәтенең эшчәнлеге, үзгәрешләре турында сөйләде, мөселман биналарына квалификацияле кадрларның җитмәвен ассызыклады, студентларны башланган укуларын тәмалап, шәригать буенча файдалы гыйлем алып кайтырга өндәде. ТҖ МДН исә киләчәктә эшкә урнаштыруны үз өстенә ала, дип вәгъдә итте. ТР Президентының Дини берләшмәләр белән элемтә идарәсе башлыгы Марат Гатин кунакларны сәламләде һәм мондый әһәмиятле очрашуны оештыруы өчен Татарстан мөфтиенә рәхмәтен җиткерде. Мөфтинең беренче урынбасары Абдулла хәзрәт Әдһәмов яшьләрне төрле агымнарга кереп китүдән сакланырга, Татарстандагы дини культурага тугры калырга кушты. ТҖ МДНның уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов татар халкында күптәннән инде чит илләрдә гыйлем алырга китү традициясе барлыгын әйтеп узды, Татарстан белән элемтәләрне өзмәскә, классик дин тәгълиматчыларының китапларын татар теленә тәрҗемә итәргә чакырды. Очрашу ахырында мөфти студентларның сорауларына җавап бирде һәм соңыннан алар белән ифтарда катнашты.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе