Шекспирның мәшһүр трагедиясенең сюжетын Татарстандагы катнаш никахлар темасына чуалдырып фильм төшергәннәр. Картинаның премьерасы VII Казан халыкара мөселман кинофестивалендә тәкъдим ителәчәк.
Ромео һәм Джульетта урынына татар һәм рус милләтле егет һәм кыз. Италиянең Верона шәһәре урынына Татарстан авылларының берсе. Яшь гаилә бәхетле тормыш кичерә, тик беренче туган бала ак тасмаларны каралары белән алыштыра. Сабыйга нинди исем бирергә? Муллага алып барыргамы, попкамы? Шекспир Монтекки һәм Капулетти гаиләләрен баррикаданың капма-каршы якларына куйган кебек, яшь режиссер Алена Малкова да үзенең фильмында татар һәм рус гаиләсен елганың ике ярында калдыра. Кайсы беренчел — милләтме, мәхәббәтме?
Белеме буенча юрист, казанлы Алена Машкова соңгы берничә ел кино сценарийлары язу белән шөгыльләнә. «Ромео һәм Джульетта» дип аталган 52 минутлык документаль тасма — яшь режиссерның һөнәри дебюты. Шекспир әсәренә охшаш итеп ясалган картинаның төп темасы — Татарстанда шактый актуаль булган мәсьәлә — милләтара мөнәсәбәт, катнаш никахлар.
«Ромео һәм Джульетта» трагедиясенең «татар версиясен» Татарстан тамашачысы 6-11 сентябрьдә узачак VII Казан халыкара мөселман кинофестивалендә күрә алачак. Фильмның премьерасы «Татарстанда эшләнгән» дип аталган конкурсттан тыш программада тәкъдим ителәчәк, дип яза «Татар заманы».
«Ромео һәм Джульетта» документаль фильмы 2011 елда «Кинолента» студиясендә төшерелгән һәм моңарчы кинофестивальләрдә күрсәтелмәгән. Тәүге тапкыр ул нәкъ менә Казан кинофестивале кысаларында тәкъдим ителәчәк.