Быел Ураза бәйрәменең беренче көне 30 нчы августка туры килә. Республика оешмаларының күпсанлы мөрәҗәгатьләрен истә тотып Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы түбәндәге хәбәрне тарата:
"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы" кануны нигезендә 30 август - Республика көне һәм Ураза бәйрәм көне ял көннәре дип билгеләнгән. Ай календаре һәм кабул ителгән традиция буенча билгеләнгән Ураза бәйрәме башын Татарстан Республикасы Президенты указы белән төгаенләнә. 2011 елның 1 августында имзаланган ТР Президенты указы нигезендә быел Ураза бәйрәм 30 августка билеләнгән.
Шулай итеп, 30 август Татарстан Республикасында бәйрәм ял көне булачак. Интертат.ру