Апас муниципаль районының Каратун авылындагы Нәҗип мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Мәхәллә халкы, бу бистәдә яшәүчеләр мәҗлес чыгымнарын бергәләп күтәргән, дип хәбәр итә «Йолдыз» газетасы.
Ифтар мәҗлесе барышында Төркиядән килгән Әхмәт хәзрәт, район мөхтәсибе Мирхәт Җамалиев, мәчетнең мулласы Гыйльфан хәзрәт Коръән укыды, вәгазьләр сөйләде.
Өлкәннәрне кунак итүдә район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова катнашты.