Россия эчке эшләр министры иң элек Казан Елга портында булды

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән килгән Россия Федерациясе эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев «Булгария» теплоходында һәлак булучыларны искә алды. Россия эчке эшләр

БӘЙЛЕ
2011 Авг 10

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән килгән Россия Федерациясе эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев «Булгария» теплоходында һәлак булучыларны искә алды.

Россия эчке эшләр министры иң элек Казан Елга портында булды. Рәшит Нургалиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә 10 июльдәге фаҗигадә һәлак булучылар истәлегенә Елга порты бинасы дивары янында куелган мемориалга чәчәкләр салды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, теплоход 10 июльдә Татарстанның Кама Тамагы районында Куйбышев сусаклагычы территориясендә батты.

Нәтиҗәдә, 122 кеше (аларның 28 е — балалар) һәлак булды, 79 кеше коткарылды.

«Булгария»не Идел төбеннән 2011 елның 26 июлендә күтәрделәр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе