Англия традиция буенча христиан иле булып саналса да, андагы университетлар үз мәчетләрен дә булдыра икән. Изге Рамазан аенда студентлар өчен ифтарлар оештырыла. Иң кызыгы, авыз ачу мәҗлесенең барлык чыгымнарын университет үзе каплый. «Татар заманы»ның Англиядәге укучысы шуны хәбәр итә.
Ньюкасл апон Тайн — 200 000ләп кеше яшәгән шәһәр, Англиянең төньяк-көнчыгышында урнашкан. Аз санлы шәһәр булуына карамастан, монда өч мәчет эшләп килә. Шуларның берсе — Ньюкасл Университетының үз мәчете. Биредә Рамазан ае буена ифтар кичәләре уза, тәравих намазлары укыла. Авыз ачуга җыелучыларның күпчелеге традицион мөселман илләреннән булса да, Аурупа мөселманнары да әз тугел. Ифтарның чыгымнарын Университет үз өстенә ала, чөнки мәчеткә йөручеләрнең барысы да диярлек — студентлар һәм аларнын гаиләләре. Авыз ачу ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым өчен уза, ә мәҗлескә кадәр имам балалар өчен вәгазь сөйли.