Тукай авылы балалары кече яшьтән күп тел белүче булып үсә

Тукай авылы балалары кече яшьтән полиглот — күп тел белүче булып үсә. Чуашстан республикасының Тукай авылы мәктәбендә татар, рус, инглиз һәм чуаш телләрен,

БӘЙЛЕ
2011 Авг 09

Тукай авылы балалары кече яшьтән полиглот — күп тел белүче булып үсә. Чуашстан республикасының Тукай авылы мәктәбендә татар, рус, инглиз һәм чуаш телләрен, мәдрәсәдә исә гарәп язуын өйрәтәләр. Чуашстандагы башка татар авылларында да шул ук хәл, дип яза tatartime.com

Тел укыту бер хәл. Әмма аларның барсын да яхшы итеп өйрәнеп бару икенче мәсьәлә. Балаларның 4 телне дә өйрәнә алуына хәйран калабыз, диде Тукай мәктәбе директоры Әминә Багаутдинова «Татар заманы»на.

ТЗ: Әминә ханым, Тукай мәктәбенең киләчәктә перспективасы бармы?

Әминә Багаутдинова: Авылыбыз зурайган саен, мәктәбебез дә үсә бара, балалар саны арта. Киләчәктә мәктәптә зур төзелеш эшләре булачак. 2012 елда Тукайда балалар бакчасын төзү башларга җыеналар. Хәзер мәктәптә 297 бала укый, киләсе елда бу сан 325кә җитәчәк.

ТЗ: Сездә 4 тел: татар, урыс, инглиз һәм чуаш теле өйрәнәләр. Ничек өлгерәсез?

Әминә Багаутдинова: Балаларның 4 телне дә өйрәнә алуына хәйран калабыз. Барасын да өйрәнәләр, үзләштереп баралар. Беренче сыйныфтан ук чуаш теле керә башлый. Икенче класста инглиз теле укыта башлыйбыз.

ТЗ: Чуаш һәм татар телен ничә сәгать укытасыз?

Әминә Багаутдинова: Чуаш теле беренче сыйныфта бер сәгать, икенче сыйныфтан икешәр дәрес китә.

ТЗ: Ә татар теле?

Әминә Багаутдинова: Татар теле 5 сәгать керә.

ТЗ: Татар теле дәресләре кыскартылдымы?

Әминә Багаутдинова: Юк. Элек ничек булса, хәзер дә шулай. Бездә кимемәде.

ТЗ: Татарстанда кайбер кешеләр татар телен өйрәтүнең методикасы дөрес булмаудан зарлана. Практикага караганда, теория күбрәк бирелә, диләр. 4 тел өйрәтеп килгән мәктәптә бу яктан эшләр ничек?

Әминә Багаутдинова: Мәктәпнең материль базасы яхшы. Чуаш теленнән дә мультимедиа проектлары, дисклар бар. Китаплар да сыйфатлы бастырыла. Аннан соң чуаш һәм татар теле арасында охшашлык бар. Шуңа балалар авырсынмый.

ТЗ: Тукай мәктәбе зур проектлар әзерлиме?

Әминә Багаутдинова: 2008 елда бер миллион сумлык грант оттык. Шул акчага 18 компьютер, ноутбуклар, интерактив такталар алдык. Аннары спорт җиһазларыбыз башка мәктәпләрнекеннән яхшырак.

ТЗ: Дин дәресләре укытасызмы?

Әминә Багаутдинова: Өченче сыйныфтан Ислам нигезләрен укыта башлыйбыз.

ТЗ: Мәктәптә яшь укытучылар бармы?

Әминә Багаутдинова: 30 укытучының күпчелеге яшьләр.

ТЗ: Шәһәрдә белеп алгач, авылга укытырга кайтучыларга килгәндә?

Әминә Багаутдинова: Быел информатика укытучысы кайтачак. Үземнән соң мәктәптә калдырыр кешеләр күп.

Сүз уңаеннан, бу көннәрдә Әминә Багаутдиновага 55 яшь тулды. Аны барлык укучыларыбыз исеменнән туган көне белән котлыйбыз.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе