Рамазан аенда мәчетләрдә ифтарлар үткәрү, җәмәгать белән тәравих намазлары уку дәвам итә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге.
Узган ял көннәрендә Казан шәһәренең «Болгар» һәм «Тынычлык» мәчетләрендә дә ураза тотучы мөселманнар өчен ифтарлар оештырылды. Әлеге ифтарларда Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов та катнашты. Ифтар вакытында мөфти мөселманнарга Рамазан аеның фазыйләтләре, ифтар, сәхәр, тәравих намазларының нечкәлекләре турында сөйләде һәм ураза тотучы мөселманнарга әлеге фарыз гамәлне үтәүдә сабырлык теләде.