1 сентябрьдән Уфа мәчетләренә чистартылган су савытлары (кулерлары) куелачак. Әлеге эшне «Ташлы елга» җаваплылыгы чикләнгән оешма «Байтыл Мал» хәйрия фонды белән берлектә башкара.
Фонд җитәкчесе Артур Насыйбуллов сүзләренә караганда, бу мәчетләргә чистартылган су китерүгә кагылышлы беренче акция түгел икән. 28 июльдә «Лалә -Тюльпан» мәчетендә уздырылган Коръән уку ярышында катнашучыларны да «Ташлы елга» (директоры Дмитрий Мельников) су белән тәэмин иткән.
Мәчетләрдән тыш су кулерлары картлар йортларына, республика онкология диспансерына, һәм балалар хастаханәсенә куелачак, дип хәбәр итә rslt.ru.