Уразаның беренче көннәрен ничек узды?
Илсур Метшин, Казан мэры:
– Мин быел да уразага кердем. Ничәнче ел тотканымны хәтерләмим дә инде. 17нче ел бугай. Хатыным, өлкән улыбыз да тота. Быел исә 13 яшьлек кызым да уразага кереп, безне сөендерде... Аның нәрсә икәнен белмәгән кешеләр өч көн булса да ураза тотып карасын. Минем командада ураза тотучылар бар. Ходай тоткан уразаларыбызны кабул итсен, гөнаһларыбызны ярлыкасын.
Ирек Зәбиров, «Йәсин» шифаханәсенең директоры:
– Аллаһы Тәгалә, авырлыктан соң җиңеллек бирермен, дигән. Ул безгә җирне, андагы нигъмәтләрне биргән икән, без аңа рәхмәт әйтергә тиешбез. Уразаны тотарга кирәк. Бу дөньяда да, ахирәттә дә аның савабы зур. Без хатыным белән иртән сәхәргә торабыз, бергә намаз укыйбыз. Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирә. Эсселәр булмагач, эчәсе килми.
Нәзирә Рәхмәтуллина, журналист:
– Уразаның бер авырлыгын да сизмибез. Ике кызым белән тотабыз. Кичтән әзерләп куйган ризыкларны ашыйбыз. Организмга файдалы ризыклар белән тукланабыз. Итле ризыклар янына яшелчә, җиләк-җимеш кулланам. Рамазан ае башлану белән көннәр салкынайтып җибәрде. Аллаһы Тәгаләдән ничек оялмыйча, ураза тотмый ятасың ди?
Маһинур Гобәйдуллина, Мамадыш районы Түбән Яке авылы абыстае:
– Гаиләбез белән мәчеттә ифтар мәҗлесе уздырдык. Тирә-як авыллардан, районнан кешеләр килгән иде. Уразаны шатланып тотабыз. Кайбер кешеләр ураза ае килүне герман сугышыннан курыккан кебек котлары очып көтеп торалар. Аннан куркырга кирәкми. Авыз ачкач ашарыңа булмаса, кыен булыр иде. Ә хәзер өстәл ләребез тулы нигъмәт. Рамазан ае — 11 айның хуҗасы, гөнаһларны бетерә торган ай. Бу айда күңелләребездә бер сөенеч яши, йөрәгебез шатланып тора. Авыл халкы бик теләп тәравих намазына йөри. Дин юлына килүче яшьләр күп. Ураза тотканда организмыбыз чистара, җиңеллек сизелә.
Наил Шәйхетдин, К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты:
– Аллага шөкер, уразаны тотабыз. Бернинди авырлыгын да сизмәдем. Хатыным әзерләп биргән тәмле ризыклар белән тукланам. Тәравих намазларына йөрибез. Мәчеттә дә авыз ачарга туры килә, дип яза matbugat.ru