Башкортстан мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә изге Рамазан аена багышланган чаралар оештырыл

Башкортстан мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә изге Рамазан аена багышланган байтак чаралар оештырыла. Күп мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре дә

БӘЙЛЕ
2011 Авг 08

Башкортстан мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә изге Рамазан аена багышланган байтак чаралар оештырыла. Күп мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре дә үтә.5 август көнне дә башкала мәчетләре бик күп дин кардәшләрне үзенә җыйды.

Ураза аенда мөэмин мөселманнар мәчетләргә дә күпләп йөри. Уфадагы мәчетләрдә алар бергәләп намаз укырга җыела. Аеруча җомга намазларына күп халык килә.

Уфадагы «Ихлас» мәчетенә дә бу көнне йөздән артык кеше килеп бергәләп намаз укыды, хәерләр өләште. Мәчетнең имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтүенчә, әлеге Аллаһ йортында Рамазан аена һәр елда ныклы әзерлек белән киләләр. Алдан ук теге яки бу чараларны оештыру өчен җаваплы муллалар, имамнар тәгаенләнә. Быел да шул тәртиптән тайпылмаганнар.

Рамазан аенда Уфадагы мәчетләрдә, шул исәптән, «Ихлас»та да ифтар мәҗлесләре, шулай ук төрле мәдәни-дини чаралар оештырыла. Хәләл ризыклардан, милли аш-сулардан бәйге-күргәзмәләр үткәрү дә каралган. Республиканың төрле районнарында ачылачак мәчетләр тантаналарына да чакырулы Уфа имамнары, дип яза Азатлык.

«Безнең мәчеттә дүрт көн рәттән ифтар мәҗлесләре оештырылды. Аларны әле мәчетләре төзекләндерү уңаеннан мәчетләре ябык булган таҗик милләте диаспорасы оештырды. Ә алдагы ифтар табыны 15 августта үтәчәк. Аны инде «Ихлас» мәчете үзе оештыра», ди Мөхәммәт хәзрәт Галләм.

Имам-хатиб әйтүенчә, Аллаһ йортында бүгеннән үк инде Ураза бәйрәменә дә әзерлек алып барыла. «Быелгы бәйрәмебезгә дә йөзләрчә дин кардәшләребез киләчәк, тантаналар бик матур үтәчәк», ди Мөхәммәт хәзрәт.

Соңгы елларда Башкортстанда ислам диненә тартылучылар, шәригать кушканча яшәүчеләр саны арта бара. Милләтнең күренекле шәхесләре дә, башкаларга үрнәк күрсәтеп, ислам диненә килә. Ураза тотучылар сафы да арта. Моңа кадәр дини хәяттән читтәрәк торучылар да хәзер уразаны рухи сафлану өчен дә, тән сәламәтлеген ныгыту өчен дә, иң яхшы мөмкинлек, дип исәпли.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе