Кичә Чаллыда алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча 11 нче гомумхалык праймеризы узды.
Автошәһәрдәге праймеризны «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Үз чыгышында ул чараның яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Үзенә бирелгән вакытта Фәрит Мөхәммәтшин болай дип белдерде: «Быелның декабрендә узачак РФ Дәүләт Думасына сайлауларны без гадел һәм бернинди тоткарлыксыз үткәрәчәкбез, безнең бурыч — алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына Татарстан вәкилләрен мөмкин кадәр күбрәк үткәрү. Бүгенге көндә алар 14 кеше, аларның барысы да праймериз процедурасында катнаша. Исемлектә 117 кандидат — шәһәр һәм район башлыклары, министрлар, шулай ук Бөтенроссия халык фронты вәкилләре бар».
Фәрит Мөхәммәтшин 2016 елда республиканың сәнәгый җитештерү күләмен 2 триллион сумга (хәзер ул 1 триллион сумнан бераз артып китә) җиткерәчәгенә өмет белдерде. «Без республикада «КАМАЗ», «ТАНЕКО», нефть химиясе һәм башка тармаклар ярдәмендә сәнәгый җитештерү үсешен кискен арттырырга ниятлибез», — дип сүзен төгәлләде ул.
Шул ук вакытта Фәрит Мөхәммәтшин проблемалар хакында да сөйләде. Иртән ул КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин белән очрашып, кадрлар кытлыгына бәйле проблема хакында фикер алышкан. Бүгенге көндә автогигантка 4000 кеше кирәк. Ә хезмәт биржасында 3500 кеше исәпләнә. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук кече һәм урта бизнесны үстерүдә бөтен көчне куярга кирәклеген билгеләп үтте, дип яза tatar-inform.ru
Кандидатлардан беренче булып РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин — икенче, ТР вице-премьеры Равил Моратов һәм Чаллы мэры Васил Шәйхразиев өченче булып чыгыш ясады. Моннан тыш, праймеризга РФ Дәүләт Думасы депутаты Алинә Кабаева, вице-премьер, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар килгән иде.
РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов үз чыгышында 2003 елдан РФ Дәүләт Думасында Чаллы һәм Татарстанга кураторлык итүен искәртте. Ул «КАМАЗ»га ярдәм күрсәтү, Казанда федераль университет төзү, «Алабуга» махсус икътисади зонасын ачу һәм башка күп кенә проектларның инициаторы.
Чаллы мэры Васил Шәйхразиев үз чыгышында «КАМАЗ» предприятиесенә басым ясады. Ул «КАМАЗ» ААҖнең Россия машина төзелеше флагманы булуын билгеләп үтте. «КАМАЗ-Мастер» командасы күп еллар дәвамында «Дакар» дөньякүләм раллиенда җиңү яулый. «Шәһәр һәм «КАМАЗ» — бер-берсеннән аерылгысыз», — дип өстәде ул.
Тавыш бирү нәтиҗәләре 10 августтан соң, Татарстан буенча барлык 14 мәйданчыкта да праймериз процедуралары төгәлләнгәч билгеле булачак.