«Рамазан чатырын» кору 750 мең сумга төшкән. Казанның «Әниләр» мәчете янындагы «Азу» хәләл кафесында Рамазан ае дәвамында ифтар ашлары оештырылачак. Авыз ачарга килгән халык кафега гына сыймаганга, ифтар ашларын уздыручылар өстәмә «Рамазан чатырын» да корды.
«Азу» кафесында ифтар ашлары 2007 елның октябреннән башлап үткәрелә. Биредә авыз ачуларны «Вакф» исемле дини оешма уздыра. 2009 елда бер төркем Казан мөселманнары оештырыган «Вакф»та Мурат Галлеев җитәкчелек итә, дип яза tatartime.com
Быел «Азу»га ифтарга килүчеләр бина эченә генә сыймый башлаган. Шуңа кафе янына «Рамазан чатыры» корырга булганнар. Монда 200 кеше авыз ача алачак.
«Рамазан чатыры»н кору 750 мең сумга төшкән.