Казанлылар башкала тарихында моңарчы күрелмәгән уникаль күргәзмә белән таныша ала

Бүгеннән 22 августка кадәр казанлылар һәм башкала кунаклары ТР Сынлы сәнгать музееның Күргәзмәләр залында башкала тарихында моңарчы күрелмәгән уникаль

БӘЙЛЕ
2011 Авг 05

Бүгеннән 22 августка кадәр казанлылар һәм башкала кунаклары ТР Сынлы сәнгать музееның Күргәзмәләр залында башкала тарихында моңарчы күрелмәгән уникаль күргәзмә белән таныша ала. Бирегә киң җәмәгатьчелек хөкеменә фотожурналистика буенча дөньядагы иң төп конкурс -World Press Photo ның быелгы һәм узган еллардагы җиңүчеләре эшләре тәкъдим ителәчәк. Бу хакта бүген журналистларга «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат очрашуында күргәзмәнең Казандагы кураторы Пол Расель, «Объектив чынбарлык» («Объективная реальность») фонды продюсеры Антон Михайловский, күргәзмәнең Россиядәге продюссеры Елена Савочкина, «Татмедиа» ААҖ генераль директоры урынбасары — үсеш буенча директор Диләрә Байчурина, World Press Photo ның пресс-атташесы Ксения Маренникова сөйләде.

Тарихка күз салсак, World Press Photo фонды Нидерланд Корольлеге принцы яклавында 1955 елдан бирле эшли һәм бәйсез фотожурналистика өчен уникаль мәйдан бирә. World Press Photo фотожурналистика буенча дөньядагы иң абруйлы бәйге санала. Аның быелгы җиңүчеләре февраль аенда Амстердамда игълан ителгән иде. Күргәзмәнең Казандагы кураторы Пол Расель белдергәнчә, профессиональ фотографлар һәм фоторедакторлардан торган халыкара бәйсез жюри һәр елны дөньяның төрле почмакларындагы фотожурналистлардан, агентлыклар, газета һәм журналлардан юлланган эшләрне бәяли. Быелгы бәйгедә 125 илдән 5691 фотограф катнашкан. Ике атна эчендә жюрига 108 меңнән артык фоторәсем белән танышып чыгарга туры килгән. Пол Расель фотографлар арасында бу бәйгенең бик зур кызыксыну тудыруын,иң яхшы эшләрдән дөньяның төрле илләрендә оештырыла торган күргәзмәләргә сорауның зур тизлекләр белән артуын аерым ассызыклады. «Бәйгегә нибары 2 атна вакыт бирелә. Аның беренчесендә жюри бар игътибарын фотографияләр белән танышуга юнәлтә. Шуңа күрә фоторәсемнәрнең, беренче чиратта, зур тәэсир итү көче булырга, уйландырырга тиеш», -ди ул.

Быел 10 номинациядә 23 илдән 55 фотограф җиңүче дип табылган. Алар арасында Австралия, Бангладеш, Бразилия, Канада, Көньяк Африка, Италия, Мексика, АКШ һ.б. вәкилләре бар. 2011 елның беренче премиясе лауреаты булып бертавыштан Көньяк Африка фотографы Джоди Бибер табылган. Аның зур газапларга дучар ителгән 18 яшьлек әфган кызы Биби Айшә сурәтләнгән фотосы «Ел фоторәсеме» дип танылган. Матбугат очрашуында бу фотографиянең кыскача тарихы да бәян ителде. Иренең җәберләүләренә түзә алмаган 18 яшьлек кыз әти-әнисе өенә качып кайта. Анда аны талиблар эзләп табып, кызга иреннән качкан өчен җәза бирәләр: колакларын һәм борынын кисеп, тауда үләргә ташлап калдыралар. Әмма мәрхәмәтле кешеләр кызны табып, хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче оешма ярдәме белән төзелгән сыену урынына яшерәләр. Фотограф кыз белән шунда очраша. Бу фотография «Тайм» журналының беренче битенә эләгеп, җәмәгатьчелектә зур яңгыраш таба. Кызны Америкага китереп, пластик операция ясаталар. Бүген Биби Айшә океан арты илендә яши, инглиз телен өйрәнә. Әлеге фоторәсем Казан күргәзмәсенең дә үзәгендә булачак. «Кайбер кешеләргә бу артык рәхимсез фотография дә булып күренер.Ләкин аның артында тирән мәгънә — хатын-кызларның дөньядагы хәле турында уйлану ята», — ди күргәзмәне оештыручылар. Бу бәйгедә Россиядән дә фотожурналистлар катнаша. 2009 елда берьюлы ике россияле җиҗүчеләр арасына эләккән булган. Ә фотограф Юрий Козыревның берничә тапкыр җиңүе мәгълүм. Тик соңгы ике елда Россиядән юлланган эшләр булуга карамастан, аларның сыйфат дәрәҗәсе көндәшләреннән калышкан. Быел да җиңүчеләр арасында безнекеләр юк, дип яза «Татар-Информ».

Гомумән алганда, Казан күргәзмәсендә World Press Photo ның соңгы берничә елдагы җиңүчеләренең дөньядагы иң мөһим вакыйгаларга багышланган 200 гә якын документаль фоторәсем урын алган. Алар арасында фоторепортажлардан алып зур фото- тарихка кадәр бар. Аларның һәрберсе астында рус телендә шәрехнамәләр бирелә.

World Press Photo — күчмә күргәзмә. Ул ел саен дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Быелгысының маршруты Голландиядән Япониягә кадәр дөньяның 100 шәһәре аша уза. Россиядә исә 3 шәһәр- Мәскәү, Самара һәм Казан билгеләнгән. Баштагы ике шәһәрдә күргәзмә зур уңыш белән узып, хәзер оештыручылар Казан тамашачысын әсир итәргә исәпли. Гомумән алганда, сәяхәт итүче бу уникаль күргәзмәнең «Объектив чынбарлык» («Объективная реальность») фонды ярдәме белән Россиягә инде бишенче тапкыр килүе. Аны оештыруда шулай ук РИА Новости агентлыгыбелән «Global United Services» фонды да катнаша.

«Узган елның көзендә Казанга сәфәрем вакытында бирегә шушы уникаль күргәзмәне алып килү теләген белдергән идем. «Татмедиа» агентлыгы бу проектның никадәр зур әһәмияткә ия булуын аңлап, без анда теләктәшлек таптык», -дип ассызыклады чараның Россиядәге продюссеры Елена Савочкина. «Татмедиа» ААҖ генераль директоры урынбасары — үсеш буенча директор Диләрә Байчурина, үз чиратында, уникаль күргәзмәнең җирле фотожурналистларга үз мөмкинлекләрен бәяләү, уңай тәҗрибә өйрәнү ягыннан да зур файда бирәчәген искәртте. 9 августта шушы халыкара күргәзмә кысаларында «Татмедиа»ның брифинглар залында республиканың фоторедакторлары һәм фотожурналистлары өчен бу өлкәдә халыкара танылу алган профессионаллар «иҗат остаханәләре» уздырачак.

Оештыручылар киләсе елда World Press Photo ны илнең 5 шәһәрендә уздырырга ниятләвен җиткерде. «Максат — аны мөмкин кадәр күбрәк шәһәрләрдә күрсәтү»,–ди алар. Бу исемлектә кабат Казан шәһәренең булу ихтималы да бар. Гомумән алганда, «Объектив чынбарлык» фонды продюсеры Антон Михайловский Татарстан белән башка төрле күргәзмәләр юнәлешендә дә хезмәттәшлеккә әзер булуларын җиткерде.

Казандагы World Press Photo-2011 күргәзмәсенә килгәндә, аның бөтен серләрен оештыручылар ачып бетермәде. Аның белән җентекле танышуны Казан халкы һәм кунакларының үзләренә калдырды. Өлкәннәр өчен керү билеты 150 сум, ташламалы нигездә -70 сум тора.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе