ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе искәрткәнчә, тәравих Рамазан аенда ястү намазыннан соң

1 августта барлык мөселманнар өчен дә көтеп алынган Рамазан шәриф ае башланып китте. Әлеге айда барлык мөселманнар да җәмәгать белән бергә тәравих намазын укый. Татарстан

БӘЙЛЕ
2011 Авг 05

1 августта барлык мөселманнар өчен дә көтеп алынган Рамазан шәриф ае башланып китте. Әлеге айда барлык мөселманнар да җәмәгать белән бергә тәравих намазын укый. Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов әлеге намазның нечкәлекләре хакында сөйләде.

Ул ачыклык керткәнчә, «тәравих» сүзе гарәп телендәге «раха» сүзеннән барлыкка килгән, ягъни «ял итү», «көч җыю» мәгънәсенә туры килә. Дүрт рәкәгать намаз тәмам булгач, утырып ял итү кирәк, шуңа ул әлеге исемне алган.

«Әлеге намазны кемнәр укырга тиеш»? — дигән сорауга җавап биреп, Илдус Фәизов болай дип ассызыклады: «Тәравих ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә, ураза тотучылар, шул ук вакытта авыру яки сәфәр аркасында ураза тота алмаучылар өчен дә сөннәттер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйткән: «Әлеге айның савабына ышанып, Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә өметләнеп, Рамазан аенда ураза тотучы кешенең элеккеге барлык гөнаһлары гафу ителер. Аллаһы Тәгалә сезгә Рамазан аенда уразаны фарыз кылды, мин сезнең өчен тәравих намазын сөннәт кылдым. Рамазан аенда ураза тоткан һәм тәравих намазын укыган кеше яңа туган сабый кебек гөнаһсыз булыр».

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе искәртеп узганча, тәравих Рамазан аенда ястү намазыннан соң укыла. Беренчесе Рамазан аеның беренче төнендә һәм соңгысы — уразаның соңгы төнендә. Тәравих намазын җәмәгать белән бергә мәчеттә уку дөрес, аның өчен зур савап вәгъдә ителә. Андый мөмкинлек булмаса, өйдә гаиләң яисә күршеләрең белән, һич булмаса, ялгызың гына да уку ярый.

Тәравих намазы ястүдән соң укыла. Ул дүртәр рәкәгать итеп биш тапкыр укыла, җәмгысы 20 рәкәгать була. Кайбер мәчетләрдә нибары 8 рәкәгать кенә башкарыла. Быел Татарстанда казыйлар шурасы голәмәләр шурасы белән бергә 20 рәкәгать укырга тәкъдим итте. Намазлар арасында Аллаһыга мактау, зикер әйтелә. Тәравих намазын укып бетергәннән соң, җәмәгать белән бергәләшеп витр-вәҗиб намазы укыла.

«Тәравих намазына соңа калган очракта, башта төнге фарыз намазны, аннан соң сөннәтне укырга. Бары шуннан соң гына тәравих намазын җәмәгать белән бергә (туктаган урыннан кушылып китеп) укырга кирәк. Җәмәгать намазы тәмамланганнан һәм имамның йомгаклау сүзләреннән соң, укылмый калган рәкәгатьләрне тәмамларга. Аннан соң витрны мөстәкыйль рәвештә башкарырга. Әгәр инде җәмәгать белән укырга өлгерсәгез, витрны шулай ук җәмәгать белән уку саваплы булыр», — дип ассызыклады Илдус хәзрәт.

Быелгы Рамазан аеның соңгы тәравих намазы 28 августта булачак, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе