2012 елда Казанда Бөтендөнья мирасы комитетының яшьләр сессиясен үткәрергә ниятлиләр

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының ЮНЕСКО Эшләре комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе белән очрашты. ТР

БӘЙЛЕ
2011 Авг 05

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының ЮНЕСКО Эшләре комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашу Бөтендөнья мирасы комитетының 36 нчы сессиясен үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алышуга багышланды.
Григорий Орджоникидзе Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң журналистларга хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья мирасы комитеты 36 нчы сессиясенең төп утырышы 2012 елның 25 июненнән 5 июльгә кадәр Санкт-Петербургта узачак.
Алга таба Бөтендөнья Мирасы комитеты әгъзаларының Казанга визитын оештыру күздә тотыла.
Григорий Орджоникидзе искәртеп узганча, хәзерге вакытта Россия Президенты Указын әзрләү эше бара, шуннан соң Бөтендөнья мирасы комитетының 36 нчы сессиясен һәм аның кысаларында барлык чараларны үткәрү буенча оештыру комитеты төзү турында РФ Хөкүмәте карары әзерләнәчәк.
Григорий Орджоникидзе ачыклык керткәнчә, сессия белән параллель рәвештә яшьләр форумын үткәрүгә бәйле тәкъдим дә бар. Мондый форумнар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары булган теләсә кайсы төбәктә үткәрелә ала. Казан нәкъ менә шуңа күрә 2012 елда яшьләр форумын үткәрү урыны итеп сайланды – Казан Кремле дөнья җәмәгатьчелеге казанышы санала, ул ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.
“Бүген без Рөстәм Миңнеханов белән биредә Бөтендөнья мирасы комитетының альтернатив яшьләр сессиясен үткәрү турындагы идея хакында фикер алыштык”, - диде Григорий Орджоникидзе.
Белешмә өчен. Бөтендөнья мирасы комитетының моннан алдагы, 35 нче сессиясе 2011 елның июнь аенда Парижда узды. Анда Комитетның чираттагы сессиясен 2012 елда Санкт-Петербургта үткәрү турында карар кабул ителде.
Бөтендөнья мирасы комитетына Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы ЮНЕСКО конвенциясендә әгъза булып торган 21 ил (алар арасында Россия дә бар) керә. Әлеге Конвенция ЮНЕКСКОның иң нәтиҗәле халыкара-хокукый документларыннан берсе санала, бүгенге көндә ул 187 илне берләштерә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе