Вильнюс мэры Артурас Зуокас ярамаган урынга куелган Mercedes машинасы өстеннән бронетранспортер белән чыкты.
Туктарга ярамаган урынга куелган машиналар зур шәһәрләрнең иң авырткан җире булып тора. Әле яңа гына Литва башкаласы Вильнюс мэры Артурас Зуокас теләсә кайда калдырылган машиналар белән көрәшүдә зур батырлык күрсәтте. Ул урамда торган Mercedes машинасы өстеннән бронетранспортер белән чыкты.
Алда булачак сайлаулар алдыннан мэр үзен әнә шулай кыю һәм юл кагыйдәләрен бозучыларга рәхимсез итеп күрсәтергә тырышкан. Mercedes та бу урынга алдан килешенеп китерелгән булган.
Алга таба мэр сайлана калса, мэрның дөрес куелмаган машиналарга каршы ничек көрәшәчәген күрсәтте дип кабул итүчеләр дә булгандыр дип яза azatliq
Ярамаган җиргә куелган машиналар хакимияттәгеләр өчен генә түгел, ә гади халыкка да баш бәласе. Казанда янгын булган очракта сүндерүчеләр әлеге машиналар киртәсен уза алмый интегә. Ашыгыч ярдәм машиналары да авырулар янына вакытында килеп җитә алмый.
Казанның үзәктәге урамнары елның һәр фасылында машиналар белән тулы. Дөрес куелмаган машиналар аркасында тыгымнар барлыкка килә, алдан туктаган машина башкалар арасыннан чыга алмый интегә.
Шуңа күрә шәһәр хакимияте һәм республика җитәкчелеге шәһәрдә берничә урында түләүле машина кую урыннары төзергә кирәк дип белдергән иде. Әлегә кадәр аларның төгәл кайда буласы тәгаенләнмәгән.
Русиянең тарихи һәм мәдәни истәлекләрне саклау җәмгыяте машина кую урыннарының берсен «Черек күл» бакчасында төзергә җыенуларын ишеткәч, каршылык белдереп пикет та үткәргән иде.
«Акчарлак» газетының шеф-редакторы Искәндәр Сираҗи машина кую урыннары төзүне гади халык тормышын тагын да авырайту буларак бәяләде. «Бездә кешеләрнең тормышын авырайту турында һәрвакыт эш алып баралар. Машина кую урыннары төзү кирәк, монда куйсагыз машинагызны алып китәбез, шәһәр үзәгенә түләүле кертү ясыйбыз, тегеләй итәбез, дип белдереп торалар», дигән иде Сираҗи. Аның фикеренчә, машина кую урыннары төзелә калганда, анда бәяләр бик кыйммәт булачак һәм хезмәт хакларына гына яшәүчеләр аны куллана алмаячак.
Белгечләр Казанда тыгымнар һәм дөрес урынга куелмаган машиналар проблемыннан котылу өчен шәһәр транспортын җайга салу кирәк дигән фикердә. Яхшы автобуслар, трамвайлар булса, алар Европа илләрендә кебек вакытында килеп-китеп торса, метро да халык күп яши торган бистәләрне тоташтырса, җир асты юллары төзү дә, күпкатлы машина кую урыннары кору да кирәк булмаска мөмкин ди белгечләр. Халык шәһәр транспортына күчәргә мөмкин.